Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 08 Октября 2012 в 15:56, биография

Краткое описание

16 января 2003 года исполняется 185 лет со дня рождения Шигабутдина Марджани (1818 - 1889), выдающегося татарского богослова, историка, проповедника и общественного деятеля, совершившего великую мировоззренческую революцию в татарском обществе второй половины XIX - начала XX в.

Вложенные файлы: 1 файл

Шиһабетдин Мәрдҗәни просветитель педагог.doc

— 326.50 Кб (Скачать файл)

 

    Следовательно,  даже краткий анализ переписки  двух ученых показывает, что в  формировании исторических концепций  Ш. Марджани наряду с другими  факторами определенную роль  сыграл его ученик Хусаин Фаизханов.

 

    На  становление исторических концепций  Ш. Мард-жани вообще и на  формирование его взглядов на  отдельные вопросы истории, в  частности, большое влияние оказал  также Абд ар-Рахман Ибн Халдун (1332-1402) из Туниса, крупнейший историк своей эпохи и создатель новой науки об истории, который "впервые в мировой литературе достиг философского понимания истории". и "впервые в истории человеческой мысли создал науку о человеческом обществе, о внутренних закономерностях жизни и развития общества".

 

    О  влиянии Ибн Халдуна на Ш.  Марджани более конкретно речь  пойдет в других главах монографии. Здесь отметим лишь, что Ш. Марджани  наряду с русским востоковедом  В. Г. Тизенгаузеном является  первым в России ученым, который  начал пользоваться трудами магрибского мыслителя. Неопубликованные работы студентов Лазаревского института Романова (1879) и Беляева (1885), содержавшие переводы некоторых глав труда Ибн Халдуна, появились уже позже. Причем Ш. Марджани, как и большинство последующих восто-коведов, пользовался в основном первым томом, теоретической частью сочинения Ибн Халдуна "Мукаддима" (Введение). Подражая Ибн Халдуну, татарский историк изложил содержание своего труда "Вафийат ал-аслаф..." в шести томах. Первый том - теоретическую часть - он, как и магрибский историк, назвал "Мукаддима...".

 

    Подводя  итог изложенному, можно сделать  вывод, что Ш. Марджани окончательно  сложился как ученый-историк в  казанский период своей жизни  под влиянием петербургских и  местных ориенталистов и историков. Хотя в Средней Азии, а также после возвращения на родину его и занимали мировоззренческие вопросы и проблемы общемусульманской культуры, в последний период его жизни интересы исторической науки, особенно проблемы национальной истории взяли верх над всеми остальными. Подготовке исторических сочинений и изданию их он отдает все свои силы, пытаясь продолжать работу даже тогда, когда болезнь почти лишает его возможности писать.

 

    Разумеется, не все факторы, изложенные  здесь, равнозначны. Социально-экономическое развитие России и острота политической борьбы в стране во второй половине XIX в., воздействие которых несомненно испытал на себе Ш. Марджани, а также тесная связь с X. Фаизхано-вым, под влиянием которого он стал интересоваться насущными проблемами национальной истории и стал проявлять неослабный интерес к наследию Ибн Халдуна, были серьезными факторами, способствовавшими окончательному формированию его исторических интересов, определившими в какой-то мере содержание и проблематику его произведений. Однако нельзя забывать, что один и тот же фактор может играть как положительную, так и отрицательную роль. Например, 11-летний среднеазиатский период жизни дал Марджани возможность, усовершенствовать свои знания восточных языков, пользоваться в богатейших библиотеках Бухары и Самарканда древнейшими рукописями, даже автографами, которые, будучи авторитетными источниками, легли в основу его исторических произведений и в конечном счете определили его сильные стороны как историка-источ-никоведа.

 

    Но, с  другой стороны, длительное пребывание в Средней Азии привело к тому, что мировоззрение Ш. Марджани начало складываться вдали от европейских культурных центров. Этим отчасти об'ясняется определенная ограниченность Ш. Марджани в подходе к проблемам познания и в решении им коренных мировоззренческих проблем.

 

    Этот  фактор в некоторой степени  определил, на наш взгляд, и  то обстоятельство, что, отдавая  дань восточной традиции, значительную  часть своих исторических трудов  светского содержания Ш. Марджани  облекает в формы восточных сочинений и пишет на арабском языке, часто прибегая к трудной для понимания, но принятой в то время в ученых кругах Востока изысканной рифмованной прозе.

 

    Итак, истоки формирования исторических  взглядов Марджани можно найти  как в восточной, так и в западной культуре. Если влияние первой было сильным и непосредственным, что видно из содержания сочинений Ш. Марджани, то влияние второй было опосредствованным, оно менее ярко выражено и в основном вытекает лишь из контекстов его трудов.

 

    Жизнь  Ш. Марджани была многогранной, он много путешествовал как  по России, так и за границей, посещал библиотеки, встречался  с интересными людьми. Благотворной  для его творчества оказалась  также его переписка со своими  учениками. 

 

    Такова  совокупность социально-экономических, политических и культурных факторов, под влиянием которых сформировалось мировоззрение Ш. Марджани-историка.

Шиһабетдин  Мәрдҗәни

ӘЛ-КЫЙСЬМЕС-САНИ МИН КИТАБИ

«МӨСТӘФАДЕЛ-ӘХБАР  ФИ ӘХВАЛИ КАЗАН ВӘ

БОЛГАР»

(«Казан һәм  Болгар хәлләре турында

файдаланылган хәбәрләр» исемле китапның икенче томы)

 

РОССИЯ ТАРИХЫННАН СӘХИФӘЛӘР

 

Казанның Россия составына кертелүе һәм татарларның  яңа шартлардагы халәте

Россия 961(1552) ел ахырында татарларны җиңеп, Казан шәһәрен  һәм аның тирә-юнен яулап алганда кальга эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчет ', «Таҗик ермагы» *дип йөртелгән урында тагын бер мәчет һәм мәдрәсә була. Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән ' күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф2 дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була.

'Җамигъ мәчет  — баш мәчет, җомга укыла  торган мәчет.

«Росия князьләре  Казан ханнарына илчеләр аша  хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр»,— дип сөйлиләр. Ахырда, россиялеләр Казанга һөҗүм иткәндә, ул үзенең иярченнәрен җыеп мәдрәсәгә керә һәм мәдрәсә түбәсенә чыгып россиялеләр белән бик каты сугыша. Руслар аны мәдрәсә түбәсеннән чәнчеп төшерәләр һәм ул шулай итеп шәһит була...

Шулай да Казан  Россия составына кергәч мөселманнарның дин һәм дөнья эшләренә комачаулык һәм кысынкылыклар булмый *. Татарлар арасында туган дәгъва һәм низагларны, мәеттән калган малны бүлү һәм  васыятьләрне үз меллалары һәм олылары  җиренә җиткереп хәл кылалар. Теләгән җиргә һәм теләгән рәвештә мәчет, мәктәп һәм мәдрәсәләр бина кылганнар. Кемне ихтыяр итсәләр, әгәр ул риза булса, имам иткәннәр. Имамнарны кире кагуда да мәхәллә һәм авыл халкы мөстәкыйль булган. Балаларга исем бирү, өйләнү, мәетләрне күмүдә һәркем үз ихтыярында булып, моңа кем дә булса читтән катнашмаган, ягъни Россия дәүләте бу эшләргә һичнинди каршылык кылмаган.

Шуның өстенә, бистә  халкы, ягъни шәһәрнең төп халкы  булган мөселманнар үзләре әһле ислам  телендә— «йомышлы мөселманнар» **, ә россиялеләр каршында «татар сәүдәгәрләре» исемендә танылып, һичнинди комачаулыксыз, тулы ирек белән һәртөрле сәүдә һәм алыш-биреш алып барырга хаклы булганнар. Бу хәл 1220(1805) елга чаклы дәвам иткән. Моннан соң «йомышлы мөселманнарның» бу хокуклары һәм сәүдәдә яшәп килгән тәртипләр бетерелгән. Сәүдәгәрләр дүрт дәрәҗәгә бүленеп, дүртенчесе «мещан» дәрәҗәсенә төшерелә. Беренче дәрәҗә сәүдәгәрләргә бөтен Россиядә, хәтта чит илләр белән дә сәүдә итү хокукы бирелә. Икенче дәрәҗәдәгеләрдән чит илләр белән сәүдә итү хокукы алынып, алар —

 

1 С ә е  д — башлык, җитәкче, Мехәммәд  пәйгамбәр нәселеннән булган  кеше.

2 Нәкыйбел-әшраф  — бөекләрнең җитәкчесе,

Россиянең барлык өлкәләрендә, өченче дәрәҗәдәге-ләр  — кайбер өлкәләрдә генә, ә мещаннар исә фәкать үз шәһәрләрендә генә сәүдә һәм алыш-биреш итәргә хокукль! булып кала. һәркайсы, дәрәҗәсенә күрә, хәзинәгә билгеле күләмдә салым түләү, мещаннардан башкаларның гаскәр хезмәтенә алынмау тәртибе кертелә. Авыл халкының исә асыл затларыннан башкалары ике төркемгә бүленә һәм берсе — «казакъ» *, икенчесе «ясаклы» ** исеме белән атала. Ясак-лылардан бары имана *** алынып, чирүгә ! бару хезмәтеннән азат ителәләр. «Казакъ» җәмәгатенә исә кирәк чакта чирүгә бару бурычы йөкләнә...

Авыл халкының «казакъ» дип аталганнарына кайбер чакта, солдат бирү өстенә, сугыш кораблары өчен урманнардан зур имен агачлары кисеп, билгеләнгән урынга ташу хезмәтләре дә йөкләнә. Вакыты белән солдат бирүдән азат ителгәнлектән, бу хезмәтләр бик мәгъкуль саналган, чөнки аларга казнадан җан башыннан хәтта бераз хезмәт хакы да бирелгән. Безнең бабаларыбыз — шушы «казакъ» дип йөртелгән төркемнән. Петр I 1123(1711) елда Казанга килеп, башта «лашман» хезмәтенә**** 700000 кеше билгеләнә. 1133(1721) елда махсус штаб ачылгач, бу сан киметелә һәм 120000 гә калдырыла. Шул вакытлардан башлап сугыш көймәләре ясау туктатылганчы һәм лашман хезмәте беткәнче халыкка имән агачын кисү кискен рәвештә тыела. Әгәр берәүнең имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный. Моннан соң, 1260(1844) елларда, ут көче белән йөри торган көймәләр уйлап табыла, Россия мәмләкәтендә дә ут көймәләре ясала башлый, агачтан сугыш көймәләре ясау һәм аңа бәйләнешле хезмәтләр бетерелә. 1276(1859) елларда «лашман» хезмәте дә, атлысы булсын, җәяүлесе булсын, тәмам юкка чыгарылып, лашманчы казакътан һәм ясаклыдан бертигез солдат алына башлый.

Башта бер өйдән  бер генә кеше алына. Соңыннан үзеннән  соң берәр кешесе булмаганда һәм  күп кешеле гаилә барында аз кешеле гаиләдән солдатка алмау кебек законнар чыга. Ләкин эш башкаруда зур кимчелекләр булганлыктан, бу шартлар тиешенчә сакланмый, халыкка күп золым һәм җәберләр кылына. Чираттагы кеше читтә булса я качса, бөтенләй чиратта тормаган кеше алына.

 

1 Чирү — гаскәр.

 

Шуның аркасында  чираттагы кешеләрне кулга алып, качмасын дип богаулап куеп, ун-унбишәр көн, хәтта артыграк та каравыл астында тоталар иде. Хәтта безнең заманда да мондый законсызлыклар эшләнә, чираты җиткән кешене, качмасын дип, һичнинди гаебе булмаган икенче берәүнең аягына богаулап куялар, һәрвакыт, ни генә эшләргә туры килсә дә, хәтта йоклаганда да һәм бәдрәфкә чыкканда да икесе бергә булалар. Бу үз күзебез белән күргән хәлләрдән. Шулай ук безнең заман хәлләреннән: берәр кеше ниндидер эш буенча ерактан шаһит итеп чакырылып, теге һәм бу мәшәкать аркасында вакытында килә аямаса, баш бирмәүче дип җәза бирәләр, ә килсә, бөтенләй гаепсез-гә үзен ябып куялар. Болар — мәслихәт белән эшләүне юкка чыгару күренешләре.

84 нче интихабтан ' башлап, мөселман урынына русны  һәм киресенчә алу тыела, ә  1271(1854) елда бу шарт бөтенләй бетерелә. Ара-тирә бу законнарда вак-төяк үзгәрешләр булып торса да, алар турында сүз озынайту һәм тәфсилләп сөйләүдән тыелып, дәшми калабыз. Ниһаять, 1291(1874) елда расланган яңа низам буенча, һәммә халыктан, башлыча 21 яше тулган егетләрдән кирәк кадәр солдат алына башлый. Казан сәүдәгәрләре арасыннан, мөселманнардан беренче булып, Шәмсетдин бине Сәгъдеддин әл-Күгәр-чени углы Җәләлетдин солдатка алына. Юныс бай балаларыннан ике кеше өчен акча түләү билгеләнә. Фәкать ата-аналарының берәрсе эшкә яраксыз яки ятим, авыру һәм зәгыйфь кардәшләре булып, башка ярдәм һәм тәрбия итәрлек кешеләре булмаганнар гына бу кагыйдәгә кертелмиләр һәм солдатка алынмыйлар. Солдат хезмәте башта егерме, аннан соң егерме биш елга чаклы һәм артыграк та сузылып, хәзер унбиш, ә күбесенчә алты ел хезмәт соңында рөхсәт белән илләренә кайтарылалар.

 

 

Петр I

 

Россия дәүләтенең Романовлар династиясеннән мәшһүр һәм  мактаулы падишаһы Петр бине Алексей  бине Михаил бине Федор бине Никита — «Беренче Петр» яки «Бөек  Петр» дип танылган'һәм Россия дәү-

1 Интихаб —  сайлап алу. Бу очракта солдат  хезмәтенә алу.

ләтендә «император»  исемен беренче алган заттыр. .Ул 1094(1682) елдан падишаһ, 1120(1708) елдан  император булып', 1137(1725) елда дөнья  куя. Күп вакытлар дошманнарыннан өстен  чыгып, зур фидакарьлек һәм тырышлык белән Россия шәһәрләренә һәртөрле һөнәрләр һәм сәнгатьләр кертеп, законнар төзеп, илне нык агартып, тәртипкә сала. Ул заманга чаклы Россия мәмләкәтендә ел исәбе дөнья яратылыштан исәпләнгән була. 1113 ел һиҗридә дөнья яратылышыннан башлап 7208 ел саналган булса, милади тарих буенча 1700 ел була. Олуг Петр, башка христиан илләренә ияреп, дин һәм дини кануннар нигезендә һәр яктан ихтирам ителергә һәм олыланырга тиешле хәзрәте Гайса галәйһиссәламнең тууыннан исәпләнгән милади тарихка күчәргә әмер бирә. Шулай итеп, 5508 елны алып ташлап, Гайса туган елны тарих башы дип исәпләп, 1 январьдан башлап милади тарих белән «1701» ел дип саный башлыйлар. Шул заманнан бирле рус халкы милади тарихны кулланып эш итә. Айлары рум һәм юнанча 2 исемнәр белән гыйнвар, февраль һ. б. дип санала.

Спасе өязе Иске Рәҗәп авылы кешеләренең игенчелек, печәнлек һәм урман җирләрен, шулай  ук күршедәге башка авылларның чикләрен билгеләп язылган һәм хәзинә3 мөһере белән расланган ышаныч язуларында һәм шул авылның имамнарыннан булган мелла Зәйнелгабидин бине Габделкәрим исемле шәхеснең тәрҗемәсендә мондый юллар күренде: «Тарих 7203 ел декабрьнең унөченче көне илән указ олуг. Газыйм падишаһ хәзрәте — олуг князь Петр Алексеевич, барча олуг һәм кечек, ак падишаһ, Россия йортын үзе тотучы, үзе биләүче, указ куәте белән Казан өязенең Рәҗәп авылы татарлары югарыда язылган җирләрне сукалау һәм печәнен чабу очен укадиләр4 илән биләргә олуг падишаһ хәзрәтенең бердән ясак белән тармакка, ягъни түләмәккә, бу замандагы аңлатуны Казанга түләргә яздым». (Сүзе тәмам.)

 

 

1 Мәрҗани биредә  төгәлсезлек җибәргән: Петр I 1708 елда  түгел, 1721 елда император була.

2 Рум һәм  юнанча — грекча,

3 Хәзинә —  бу урында дәүләт мәгънәсендә.

4 Укадиләр —  угодьелар — файдалана торган  җир биләмәләре.

 

Әмма мөселманнар  һәр очракта һиҗри тарихны  кулланып, айларны: «Мөхәррәм, сәфәр, шәһре  рәбигыль-әүвәл, шәһре рәбигыль-ахир, җөмадиел-әүвәл, җө-мадиел-ахир, рәҗәб, шәгъбан, шәһре рамазан, шәүвәл, зөлкагдә, зөлхиҗҗә»,— дип саныйлар. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» ' дип, гарәби исемнәр кулланалар. Ә кайчакта, мөселман гарәпләрдә йөртелгән сөрьяни 2 исемнәр белән, «азәр, нисан, айяр, хәзиран, тәммүз, аб, эйлүл, тиш-рин әүвәл, тишрин сани, кянун әүвәл, кянун сани, шо-бат» дип саныйлар. Ул заманнарда Казан мөселманнары унике хайванга бәйле төрки тарихын да белгәннәр һәм кулланганнар.

Бу урында Олуг Кавал имамы мелла Сәлимҗан бине Дустмөхәммәд исемле шәхеснең бер китабында язган сүзе үзгәртмичә китерелә: «Руслар хисабы буенча 7208 ел булган иде. Бактылар, Гайсаның тарихынча 1700 ел булган. Ул Адәм галәйһиссә-лам тарихын ташладылар, ошбу—1700 елдан алдылар да, Гайсаның тарихын «мең дә җиде йөз дә бер» дип саный башладылар. 1708 ел булды, пәчин елында 5508 ел тәмам ташланды. И аңлы кеше, бел, кояш елының өч төрле хисабы бар: берсен — «фарсилар хисабы» диерләр. Аның белән Болгар кешеләре файдаланганнар. Берсенә — «Румия хисабы» диерләр. Аның белән христианнар файдаланганнар. Берсе белән барлык шәһәрләрдәге мөселманнар файдаланганнар. Димәк, хәмәл хисабын барлык мөселманнар белергә тиеш, чөнки намаз вакытлары аның белән

 

' X ә м ә  л — сарык бәрәне, март ае.

С ә в е  р — үгез, апрель ае.

Җәүза — игезәкләр, май ае.

Сарвтан — кысла, июнь ае.

Әсәд — арыслан, июль ае.

Сөнбөлә—- ашлык  башагы, август ае.

М и з а  н — үлчәү, бизмән, сентябрь ае.

Информация о работе Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни