Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 08 Октября 2012 в 15:56, биография

Краткое описание

16 января 2003 года исполняется 185 лет со дня рождения Шигабутдина Марджани (1818 - 1889), выдающегося татарского богослова, историка, проповедника и общественного деятеля, совершившего великую мировоззренческую революцию в татарском обществе второй половины XIX - начала XX в.

Вложенные файлы: 1 файл

Шиһабетдин Мәрдҗәни просветитель педагог.doc

— 326.50 Кб (Скачать файл)

Бишенче рәис —  Хәсән бине Муса бине Исмәгыйль бине Апанай. Казанның мәшһүр һәм атаклы сәүдәгәрләреннән. 1216(1801) елда Казанда туа. Анасы Сәхибҗамал бинте Габдеррәшид бине Гали — Мирза Шаһиәхмәд бине Мөхәммәд бине Габдеррә-шиднең атасы белән бертуган кыз кардәше. Хәсән бине Муса 1249(1833) елдан башлап бу урында тора. 1280(1863) елда сәфәр аенда вафат була. Җеназасын мелла Салих укып, яңа каберлектә җирләнә. Мөхәммәдҗан, Мөхәммәдшаһ, Әхмәдшаһ исемле угыллары калып, Мөхәммәдшаһ — 1296(1878) елда вафат була, җеназасын мелла Таҗетдин бине Бәшир укып, яңа каберлеккә җирләнә. Атасы — Муса бине Исмәгыйль — Казанның олы байларыннан. 1242(1826) елда, рәҗәб аеның унтугызынчы көнендә алтмыш биш яшендә вафат булып, Казан шәһәрендә яңа каберлеккә җирләнә. Мортаза, Хәсән, Мөхәммәд, Гобәйдулла, Габделкәрим, Миңлебай исемле угыллары кала...

Алтынчы рәис —  Исхак бине Мостафа бине Мортаза  бине Давыд бине Йосыф бине Мөхәммәд әл-Казани ибне Афак. Казанның мәшһүр байларыннан. Вафатыннан соң миллион сум акчасы барлыгы беленә. Хәсән байдан соң, 125...(184...) елда бу урынны ала. 127...(185...) елларда кинәттән вафат була...

Җиденче рәис —  Ибраһим бине Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим  бине Юныс әл-Казани. 1220(1805) ел азагында туа. Анасы—Йосыф бине Исмәгыйль  бине Апанай кызы Фатыйма, аның анасы  — Исхак кызы Хә-бибә. Ибраһим — Казан байларының иң мәшһүре.

Шигырь:

Кеше күпме  ярдәм итсә дә, артык мактамагыз: Оялып кызарырлык булса бик җитә. Чөнки аның ярдәме яки ярдәмнән баш  тартуы Юмартлык яки саранлыктан  түгел, Бәлки котырынып китүеннән  Бер минутлык күренеш кенә —дигәнчә, ул, юләр юмартлык, аш-суының күплеге белән бергә, начар һәм яраксыз эшләре белән бик мәшһүр була. 1259(1843) елда атасы вафат булгач, аның рәислегенең икенче чиратын тәмамлый. 1269(1853) елда тагын сайлана. Кырым сугышы вакытында Казан шәһәрендә бу урын һәм идарә бетерелә. Ибраһим бине Гобәйдулланың һәр ике чиратта да эше кимчелекле була.

Сигезенче рәис — Миңлебай бине Габдер-рәшид бине Йосыф әл-Казани, «Ибне Әхмәд» дип  йөртелә. Ибне Юныстан соң ук, 1261(1844) елда сайланып, 1275(1858) елда вафат була һәм яңа каберлектә җирләнә. ...Бик олы гәүдәле, авыр табигатьле булса да, яхшы яктан аерылып торган һәм үз эшен яхшы белгән кеше була...

Тугызынчы рәис — Мостафа бине Нәзир бине Әҗем бине Колмәмәт әл-Казани. Ул бу эшкә Хаҗи Миңлебайдан соң керешә,..

Унынчы рәис-— Ибраһим бине Гобәйдулла, Бу — рәисләрнең ахыргысы. 1303(1885) елда, рәҗәб аеның унысында, апрельнең икесендә, төш җитәр алдыннан вафат булды. Икенче көнне Казанда яңа каберлектә җирләнде. Сиксән өч яшендә иде. Җеназасын без укыдык. Балалары калмады. Малы кардәшенең угыллары Мөхәммәдрәхим, Габделкәрим, Габделвәли һәм хатыны арасында бүленде.

Мирза Шә һиәхмәд  бине Мөхәррәм бине Габдеррәшид бине Гали бине Р ә с -к ә ә л-К  а з а н и ә ш-Ш ә м  ә к и. Чыгышы — Тәтеш өязендәге  Шәмәк исемле авылдан. Ләкин монда  сөйләнгән бабалары һәммәсе Казан  шәһәрендә, Яңа бистәнең төньяк-көнбатыш өлешендә, хәзер Наласа пулаты дигән зур таш йорт урынында яшәп, кайбер җыентыклардан күренгәнчә, карт бабалары — 1147(1734) елда, рәбигыль-әүвәл аенда, углы Габдеррәшид 1206(1791) елда, җомга көн, рамазан аеның егерме өченче көнендә вафат булалар.

Мирза Шаһиәхмәд  Казан шәһәрендә туа, мөселман һәм рус мәктәпләрендә укый. Казан һәм Уфа шәһәрләрендә хөкүмәт хезмәтләрендә булып, аеруча Казанда шәһәр башлыгы идарәсендә һәртөрле хезмәтләрне башкара, ахырда полицмейстер киңәшчесе, ә 1254(1838) елда шәһәр башлыгы урынбасары була. Идарә эшләрен бик гайрәт һәм тырышлык белән, гаделлек белән башкара, Казан халкын дер селкетеп тора. Бөтен эш аның кулында иде. Егерме ел тоташтан шушы эшне башкарып, «мең башы» дәрәҗәсен алды, 1274(1857) елда үзенең үтенүе буенча хезмәттән азат ителде. 1292(1875) елда, мөхәррәм аеның унҗидесендә, якшәмбе көнне кинәт вафат булды. Җеназасын Мостафа мөәззин сишәмбе көн укыды. Күмәргә бик күп кеше җыелды. Яңа каберлектә җирләнде. Яше җитмешкә якын иде. Корбангали бине Әхмәр бине Арсай кызы Хөсни исемле хатыныннан — Биния-мин, Сәедгәрәй, Бәһрам, Сәргаскәр, Хәдичә, Фәрхес-сөрур исемле дүрт углы һәм ике кызы, Ибраһим бине Әхмәр кызы Габидә исемле олы хатыныннан Мәрьям исемле кызы калды. Бик хәтәр хаким, кешеләрне буйсындыра алучы идарәче, шул ук вакыт кай-гыртучан да шәхес иде. Намазы дөрес булырлык дәрәҗәдә, Коръән укуы дөрес, язылышы һәм мәгънәсе ягыннан шома һәм дөрес язулы чибәр каләме бар иде.

1 Шигырь гарәпчә,  биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе бирелде. (Т ә р җ. и с к.)

Давыд бине Җәгъфәрнең әйтүенә караганда, шәһәр башлыгы идарәсендә хезмәт иткәндә дә тәһарәтсез булмаган, бер намазын да калдырмаган. Игенлек, урман, печәнлек җирләре, төрле биналары, байлыгы һәм хайваннары күп иде. Дошманнарым бик күперенеп, котырынып, тәмам җиңүгә ирешкән вакытта, һичкем үтенече буенча түгел, бары дөреслекне яклау йөзеннән без фәкыйрьгә зур ярдәм күрсәтте. Бөек алла моны үзенә ахирәт өчен азык итсен, амин.

Тәрҗемәче —  Рәхмәтулла бине Әмирхан бине Имәнколый  бине Нурсәед әл-Кишети. Чыгышы —  Казан өязенең Яңа Кишет авылыннан. Яшь чагында атасы белән Казанга килеп, Пороховойда һәм Бишбалтада яшәп, бераздан соң шәһәрнең үзендә беренче мәчет янында йорт алды. Янә бераздан күл башында — Болак буенда йорт алып, анда өй салып, күп еллар яшәде. Казанда булган зур янгын вакытында йорты янып, хәле начарланды. Ахырга таба бу йортны сатып һәм дөньясы тараеп, Яңа бистәгә барып бер йорт алса да, ул йортка икенче берәүнең дәгъвасы булганлыктан, квартирга күчәргә мәҗбүр булды. Йорт өчен биргән акчасы да югалды. Үзе шеш авыруына дучар булып, 1292(1875) елда, чәршәмбе көнне, егерме өченче Зөлхиҗҗәдә вафат булды. Яше җитмештән үткән иде. Җеназасын мелла Шаһиәхмәд үтәп, яңа каберлектә җирләнде.

Сәүдәгәрләрнең  укымышлы һәм олылары кадәр укып, гарәпчә һәм фарсыча китаплардан  күп кенә мәгълүмат туплау өстенә, рус телен һәм рус язуын да белә иде. Ахырда ул шәһәр башлыгы идарәсендә Казан тирәсе халкына тәрҗемәче булып торды. Россия дәүләтендә моннан башка да кайбер хезмәтләрдә була һәм медальләр ала. Хәзинә типографиясендә Коръән һәм башка күп китапларны, үзе генә яки икенче берәүләр белән бергәләп, яхшы кәгазь, кара һәм матур хәрефләр белән кабат-кабат бастырып, сәүдә итте. Башта дөньясы, тормышы иркен иде. Казиле авылына мәчет салдырды. Меллаларга Коръәннәр һәм һәфтиякләрне, бала-чагаларга укырдай төрле китапларны түләүсез тарата иде, Каләме шома, имласы дәрес, язуы матур һәм эчтәлекле иде. Гомумән, язуга сәләте бар, меллалар кебек яхшы яза иде. Тулы гәүдәле, бар әгъзалары килешле, калын һәм күркәм тавышлы, батыр, исерткеч эчәргә һәвәс, эш һәм сүзендә куркуны белми торган, ваемсыз кеше иде. Исерткечтән кәефе бик күтәрелеп китмәгәндә, тирән уйлап, килештереп, »ачык һәм һәр тыңлаучыга ярарлык итеп, күркәм һәм табигый матур гыйбарәләр белән мәгънәле сүзләр әйтә иде. Әмма исерсә, начар сүгенеп, кешене рәнҗетә торган сүзләр сөйли иде. Шулай да; «Гомеремдә һичкемне, исерек чакта да, ата-анасы белән сүккәнем юк»,— дип әйтә торган булган. Тәкәббер, явыз холыклы олы байларга турыдан-туры яки читләтеп әйтеп авыр сүзләр ишеттерсә дә, сүзгә батыр, сөйләве күркәм булганлыктан, теге байлар бәхәсләшүдән гаҗиз булып, дәшми калу яки көлгән булып кыланудан башка нәрсә эшли алмыйлар иде. Юныс бай балалары һәм мелла Сәгыйдьләр белән дус һәм якын булганлыктан, алар „белән бергә без фәкыйрьгә дә тел тигэләде. Шулай да чын ир, яхшыны яманнан аера белүче, дөнья хәленнән хәбәрдар, аңлы, китап уку белән шөгыльләнә торган кеше иде. Шулай күп ягы белән мәшһүр булганлыктан, бу урында язылды. Үлгәндә Габдулла исемле углы һәм өч кызы калды. Урынына Биниямин бине Йосыф бине Арсай тәрҗемәче булды.

 

КАЗАН ТИРӘСЕНДӘГЕ КАЙБЕР АВЫЛЛАРНЫҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ

Бу фасылда  нәрсәсе беләндер танылган яки берәр  мөнәсәбәт белән билгеле булган Казан шәһәре тирәсендәге кайбер авылларның кыскача тарихлары... һәм  аларнь! төзетүчеләр искә алына,

Ташкичу— Казанга  якын урнашкан бер авыл. Төп халкының күпчелеге Ашыт, кайберләре Пимар авылыннан, ә кайберләре башка яклардан килеп урнашкан. Исеме элеккеге «Ходайколый хәрабәсе»нә мөнәсәбәтле исем белән — «Ташкичү» дип аталганлыктан, бу урында электән үк кешеләр яшәгәнлеге мәгълүм буладыр. Ташкичүгә башлап килеп урнашкан шәхес Ашыт авылы кешеләреннән —• Туйхуҗа бине Туйкә исемле заттыр. Бу кешенең туу, килеп урнашу, вафат булу тарихлары ачык билгеле булмаса да, якынча безнең тарихтан 150 еллар чамасы элек, ягъни 1130(1717) еллар тирәсендә булыр. Чөнки Туйхуҗаның оныгы Габделгаффар бине Иштирәк бине

Туйхуҗа 1230(1814} ел азагында вафат булып, яңа каберлеккә күмелгән. Ихсан бине Иштирәк бике Туйхуҗа безнең гомеребездә картаеп, 1239(1823) елда вафат булды, җеназасын  мәрхүм әткәбез укып, яңа каберлектә күмелде. Хәзер Ташкичүдэ «иске зират» һәм «яңа зират» дип йөртелә торган ике каберлек бар. Искесе — Ашыт ягында, Ташкичү басуының чигендә, елга буенда. Анда күмелгәннәрдән: юл буенда Яхъя мелла атасы — Габделбакый меәззин. Тагын юп буенда, зират уртасында — Дәүләтшаһ бине Иштирәк бине Туйхуҗа, баш һәм аяк очларында ике зур каен агачы бар. Иштирәк бине Туйхуҗа кабере — юл буенда. Елгага якын җирдә —- Муса бине Гали бине Әбүбәкер кабере. Эчкәре, зират уртасында бер кабергә куелган таштан: «1289(1872) ел, җемадиел-әүвәл ае»,— дип укыдык, алланы искә алудан соң язган сүзе: «Тарих мең дә ике й©з тугызынчы (1795) сәвернең тугызынчы көнендә (рамазанның 24е) Муса бине Биккол вафат».

Әмма яңа  каберлеге авылга тоташ. Авылдан  чыккач уң якта. Әүвәлге коймасы беткәч, 1303(1885) елда, 260 сумга төшереп, имән баганалар утыртып, койма тоттырдым. Бу каберлек 1225(1810) елда башланып, анда иң элек — бер гарип шәкерт, икенчесе — мелла Габделхәкимнең кызының кызы •— бер бала, өченчесе — әлеге мелла Габделхәким бине Габбас үзе күмелгән. Бу кеше Балтач авылыннан чыккан. Бераз вакыт Ашытта имам булып, соңрак имамлыктан китеп Ташкичүдэ яшәгән, балалары анда бар. Шул каберлектә күмелгәннәрдән тагын берничә кеше: хаҗи мелла Габдессәлам бине Габдеррахман; хөрмәтле атабыз мелла Баһаветдин бине Сөбхан; хөрмәтле әнкәбез Бибихәбибә Габденнасыйр кызы 1238(1823) елда сигезенче Зөлхиҗҗәдә вафат... Бер ташка болан язылган: «Бибихәдичә Хөсәен утлы хаҗи Мехәммэд кызы мең ике йөз утызынчы (1814) елда вафат». Тагын, Насыйбулла бине Фәтхулла бине Яхъя бине Габделбакый 1286(1869) елда, егерме икенче зөл-кагдәдә, пәнҗешәмбе көн вафат булып, җеназасын энебез мелла Садретдин укыды. Насыйбулла — капка янында, юл буена якын, атасы белән бабасы мелла Яхъя бине Габделбакый янына күмелгән. Казан шәһәренә беренче килүебездә юлдаш булды, өйләнгәнче биш-алты ай бергә яшәдек. Үткен, зирәк, аңлы, яхшыны яманнан аера белүче кеше иде.

Балаларыннан  читекче чукрак Зәйнулла, Гыйсмәтулла, Габдулла һәм аларның балалары бүгенге  көндә Ташкичүдә яшиләр, Тагын, Фәез бине Гадел бине Әбүбәкер 1240(1824) ел азагында вафат. Җеназасын әткәбез үтәде. Әткәбезне Ташкичүгә башлап килгән вакытында, үз итеп, зур теләк белән, яратып үз өенә алган. Бераздан сон, якыннары Габделкәрим исемле кешедән калган йорт урынына бер өй салып биргән.

Югарыда телгә  алынган Туйхуҗаның тугыз углы Ташкичүдә  туган. Исемнәре — Йосыф, Хөсәен, Әбек, Иштирәк, Ишми, Туйкилде, Ишем, Әрмәк  һәм Яр-мәк. Кайберәүләрнең сүзенә караганда, Ишми белән Ишем — бер кешегә бирелгән исемнәр. Әрмәк, Яр-мәк һәм  Туйкилде балаларыннан мәгълүм кеше юк. Гыйбадулла бине Гыйззәтула бине Госман бине Хөсәен, Сафа бине Габделгалләм бине Габделлатыйф бине Габдессәлам бине Яхъя бине Йосыф, Габдеррахман бине Габдессәлам бине Гаделшаһ бине Вәлид бине Хомид бине Ибраһим бине Әбәк, Габдеррахман бине Ширъяздан бине Шәрәфетдин бине Ибраһим бине Әхмәр бине Иштирәк, Габдулла бине Хәбибулла бине Габделгаффар бине Иштирәк, Фазыл бине Әхмәд бине Әбел-Фәез бине Дәүләтшаһ бине Иштирәк, Гатаулла бине Әхмәдшаһ бине Гобәйдулла бине Фәез бине Гадел, Әхмәд бине Гобәйдулла бине Муса бине Гали бине Әбүбәкер, Габдеррахман бине Бәйрәм-гали бине Корбангали бине Шәехморад бине Рәфикъ бине Ишми, Габделхәким бине Шаһиәхмәд бине Нигъмәтулла бине Хәбибулла бине Давыд бине Ишми, Хәсән бине Вәлид бине Габид бине Давыд исемле кешеләр хәзерге көндә Ташкичүдә яшиләр. «Давыд чишмәсе» дип йөртелә торган бер зур, яхшы чишмә исеме шушы Давыдка нисбәтән бирелгән.

Хаҗи Мөхәммәдҗан  бине Исмәгыйль бине Мохтар бине Иштирәк, Хәсән бине Ибраһим бине Исмәгыйль, Садыйк бине Исмәгыйль — Шимай 1 кальгасында яшиләр.

Ашыттан килгән, әмма Туйхуҗа нәселеннән булмаган Насретдин  бине Фәхретдин бине Хәмид бине Мәскәү бине Кикә бине Серкә, Садыйк бине Гаделша  бине Габбас бине Мәскәү, Гобәйдулла бине Гайнулла бине Габдессәлам бине Мохтар бине Әхмәд бине Сәфәр исемле кешеләр бар.

Шимай —> Симай  — Семипалатинск шәһәре.

аннан күчеп, хәзер  «Күчмә» дип танылган елгада; каберлеге  хәзер дә «Күчмә каберлеге» дип мәшһүр. Аннан соң, хәзерге урынына күчкәч тә, өч каберлеге булып, «иске каберлек», «яңа каберлек», «йорт өсте каберлеге» дип йөртелгәннәр. «Ашыт каберлекләрен-дә әүлия кабере бар»,— дип, халык телендә сөйләнсә дә, ачык бер хәбәр яки берәр китапта булмаган-лыктан, ана ягыннан бабабыз мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек вафат бугач, мәрхүм атабыз: «Инде Ашыт зиратында әүлияләр күмелгәнлеге мәгълүм булды»,— диде.

Ашыт кешеләреннән Мәкәләй бине Ак Суфи исемле гаять  көчле һәм бик батыр кеше булган. Хәзер дә Ашытта искедән калган бик  калын, хәтсез юан, ике ат көчкә тартырлык  имән баганалар бар. «Мәкәләй шул баганаларны үзе ялгыз күтәреп утырткан»,— дип сөйлиләр. Берәр җирдә туй яки зур җыен булса да, башка мәҗлесләргә дә чакырылып, мәшһүр байлар белән аралашып яшәгән. Туйларга барганда, атын калын чи имән агачыннан кисеп бөккән дуга белән җигеп, башкалар туарып ала алмагач: «Без фәкыйрь кешене игътибарга алмыйлар, атыбызны тугармыйлар, китәм»,— дип, мәҗлес иясенә үпкә белдергәч, хуҗалар ялынып, гозер итеп, үзеннән туарта торган булганнар. Эчке мәҗлесләрдә сугыш чыгарып, кешеләрне кыйнап, күп вакытларда аларны киштә аркылы ташлый торган булган. Ахырда Кышкар байлары — Габдеррәшид бине Госман бине Габделкадыйр һәм туганнары Сәгыйдьләр — Мәмсә авылында бер мәҗлес ясап, аны явыз ният белән чакырып, бал эчертеп исерткәннәр дә сәндерәгә асып үтергәннәр һәм Ашыт суына чыгарып ташлаганнар. Берничә көннән соң мәете калкып чыккач, Ашыт кешеләре аны Ашыт суы буенда, «авыл асты тегермәне» дип йөртелә торган тегермәннән югарырак, елганың көньягында күмгәннәр. Хәзергә чаклы кабере мәгълүм, агачтан чардуган корылган. Бу вакыйга 1170(1756) ел азагында булган.

1220(1805) ел азагында  Ашытта базар ачылган һәм кибетләр  төзелгән.

Мәчкәрә авылы  — Ишмән иле дип тә йөртелгән, байларының һәм шәкертләренең күплеге  ягыннан күренекле бер авыл. Бу, нигездә, ар халкыннан бер төркемнең урнашкан авылы булган. Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Пимардан килгәннәрдән Әхмәдшаһ бине Баһадир-шаһ бине Габид бине Мөхәммәд бине Заһид — Таш-кичүдә, Габдеррахман бине Габдулла бине Сәйфулла бине Мөхәммәд бине Заһид—Казанда, Сәйфелмөлек бине Вәлид бине Мөсәгыйдь бине Мөхәммәд бине Заһид һәм балалары, туганы Йосыф, атасы белән бертуган Мохтарның балалары Кызылъярда яшиләр.

Мортаза бине Исмәгыйль  бине Ибраһим бине Сәгыйдь бине Мөнасиб, Сәмигулла бине Гобәйдулла бине Хәмид  бине Мортаза, Габдулла бине Хәбибулла бине Вәлид бине Мортаза — Ташкичүдә, Габделлатыйф бине Габделвәли бине Габдеррәшид бине Габделгазиз бине Габдеррәшид Трой 1 кальгасында яшиләр. Бо-ларның кайсы яктан килгәнлекләре билгеле түгел...

Шигырь:

Яшьлек һәм  сабыйлык дәверен үткәргән идем, анда мин тормышымның яңа киемнәрен кидем; Анда мин яшерен уйларымның ялгышлыгын күрдем, анда минем яшьлегемнең ботаклары тибрәлде2.

Хәенә авылы  — Ашыт суының ике ягына утырган. Ташкичүдән һәм Югары Ашытбаштан түбәнрәк урнашкан. Ташкичүгә тоташкан бер кечерәк авыл. Ике авыл арасында урнашканлыктан — «Кысна», ә кайбер сүзләргә караганда, бер очыннан аккан суы исеме белән «Хеснә» дип аталганы мәгълүм.

Мәрҗән авылы  — Казаннан ике тукталыш төньякта, тау арасында урнашкан бер кечерәк  авыл. Бабаларыбыз шул авылдан чыкканга, үзебезне шуңа бәйлибез. Дөресе: «Гомәрхуҗа», яки «Камәрхуҗа»дан үзгәртелгән — «Комыргуҗа» дигән авылдан чыккан бабабыз Габделкоддус килеп утырып, шуннан үзенә бер авыл башланып киткән.

Кечкенә булуына  һәм күптән түгел оешуына карамастан, аннан күп кенә укымышлылар чыккан...

Ашыт авылы-— Ашыт елгасы буенда иң борынгы авыл. Хәтта ислам  хөкүмәтләре (Казан ханлыгы) көннәрендә дә яшәгән һәм төзек биналардан торган. Әмма заман агышы белән бер  урыннан икенче урынга күчеп йөргән. Шул тирәдә дә дүрт урында утырганлыгы мәгълүм. Әүвәл — Шаһкол елгасында;

1 Т р о й кальгасы  — Троицк шәһәре.

2 Шигырь гарәп телендә.  Биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе китерелде. (Т ә р җ. ис к.)

Тәбеҗ исе/иле  кеше, хайваннары һәм йорт-җирләре  белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан, Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әш-мәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әш-мәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан, Бөре башы авылына салган мәчетен сүтеп, бүрәнә һәм агачларын хайваннарының муеннарына һәм койрыкларына тагып, Мәчкәрәгә күчергән. Бераздан соң Туймәҗ бине Туйкә исемле кеше ул мәчетне Бере башы авылына яңадан кайтарып, авыл халкына һәм имамнарына биргән. Бу мәчет хәзер дә мирас юлы белән имамнан имамга күчеп килә.

Информация о работе Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни