Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 27 Мая 2015 в 12:39, дипломная работа

Краткое описание

К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен
ачыклау.
Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.
2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.
3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.
Чыгарылыш квалификацион эшнең предметы: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре.

Содержание

КЕРЕШ ....................................................................................................................... 3
1НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1.1. Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
1.2. К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау................................................ 8
1.3. К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.................................................................................................................16
1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ........................................................................26
2 БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ.
2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча диагностика үткәрү һәм программа төзү.........................................................27
2.2. Кәүсәрия Шафикованың фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән шигъри әсәрләрен анализлау..........................................................................................29
2.3. Тәҗрибә – практик эшнең нәтиҗәләре.....................................................37
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧАНӘТИҖӘ .....................................................................46
ЙОМГАКЛАУ ..........................................................................................................47
КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
ӨСТӘЛМӘ

Вложенные файлы: 1 файл

выпускная квалификационная работа на тему Каусария Шафикова.docx

— 253.76 Кб (Скачать файл)

- Язган шигырьләреңне  башлап кемгә укыттың?

- Яңа гына язган шигыремне  тикшереп, нинди дә булса файдалы  киңәш бирердәй кеше булмагач, беркемгә дә укытмыйм, үзем язганда  ук тәнкыйть күзлегеннән карап  язарга тырышам. Әлбәттә, редакциягә  язган шигырьләреңне кемгәдер  укытып карау зыянлы булмас  иде, бу бигрәк тә яза гына  башлаганнар өчен кирәк.

- Күренекле шагыйрьләр белән очрашу ничек тәэсир итә?

- Һәр очрашу шатландыра. Илдар абый Юзеевның күзгә карап туры әйтүе онытылмый, ул: “Каләмең өметле, яз, кыю бул, шигырьләрең елап түгел, көлеп торсын. Бер төстәге буяуларны күп кулланма, әле син сары яфракларны күп җырлыйсың”, - диде. Өч-дүрт ел үткәч Илдар абыйның “Молодец, үсәсең”- диюен ишеттем.

- Дин турында язу тыелып  килде, хәзер заман үзгәрде, бу  турыда ничек уйлыйсың?

- Аллага шөкер, үткән заман  әйләнеп килде, безнең көндә дә азан әйтәләр. Дингә сүз тидерәсем юк, дин, Ислам дине кешене начарлыкка әйдәми. Элек комсыз, явыз ниятле муллалар аркасында иза чиккән халык, бигрәк тә хатын-кыга көн булмаган, шуңа да диннән ваз кичәргә туры килгән. Алла, дияр урында сүгенеп яшәде халык, ә нәтиҗәсе ни булды?! Дин: чиста бул, ярдәмчел, изге күңелле бул!-ди. Мәңгелеккә теге дөньяга китәсеңне дә онытмаска куша. Ул дөньядан берәү дә терелеп кайтмаган, анда ни көтәсен берсе дә белми, шуйлай да кеше якты дөньяда игелекле булса, үлеме дә үкенечле булмыйдыр. Кешеләр аны сагынып искә алачак бит.

 Минем әткәмнең әткәсе Шәфыйкъ зүрәткәй дин әhеле- Имам булган. Ташка баскан документын кадерләп саклыйм. Зүрәткәй белән горурланам, яхшылыгы өчен искә алучылар күп. Дингә багышланган тема иҗатымда яктыртылачак[15, 399].

-Яшьләргә башлап каләм  тибрәтүчеләргә ниләр әйтер идең?

-Район газетасында ай  саен чыгарылган “Акбузат” битен  көтеп алам. Инде берничә чыгарылышта  мәктәп укучыларының шигырьләре басылды. Шатмын, кулына каләм алучылар барлыгына шатланам. Чын күңелдән аларга ярдәм итәсем килә. Мәктәп укучысына әйтер сүз күп. Иң башта тел- ана теленә игътибарын бирсен иде. Телне яхшы белү – иң мөhиме, телне белсә иҗат итү кыенлыгы тиз җиңеләчәк. Әдәби китаплар күп укырга кирәк. Шигырьләр уку башкаларны кабатламыйча, үзеңчә язарга өйрәтә. Мәктәп укучысы үзенең язган әйберен татар теле hәм әдәбияты укытучысына күрсәтсен иде, укытучы аңа беренче ярдәмче була ала. Әйтүемчә, минем янымда киңәш сорардай кешем булмады. Оялып, кыенсынып тормасын ул шигырь иҗат итүче, үзе нык белгән турында язсын. Үзе кичергән, үзе тойган нәрсәләр турында гына ул матур итеп, дөрес итеп яза алачак! Шигырь ритм белән рифмадан гына тормый, шигырь белән әле беркемдә әйтә алмаганны әйтергә тиешсең. Шигырь йөрәк тавышы, ә йөрәкнең әйтер сүзе күп була. Талант кешедә тумыштан була, әнә шул табигать биргән могҗизаны ул тормышта файдаланырга тиеш. Талантны үстерергә күп тырышлык та тәлап ителә. Кулына каләм алган hәркем авырлыктан куркырга тиеш түгел. Иҗат эше, тир түгеп эшләнгән эштән дә, авырырак, газаплары мең төрле аның. Тулгак белән туган бала кебек ул шигырь, аны тик шагыйрь генә аңлый ала.

- Нәсер язу турында әйтеп үтсәгез иде?

- Нәсер – ул проза  теле белән язылган шигырь. Нәсер  язарга яратам. Нәсер язганда  туктаусыз хисләр дулкынына бәреләсең. Яратуыңны да, нәфрәтеңне дә, шигырьдәге  кебек, бар дөньяга ишеттереп  әйтәсең, чагыштырулар, суратләүләр  аша әйтелә ул йөрәк сүзләре. Коры гына: “яратам – яратмыйм” – дип бер сүз белән генә түгел. Нәсердә рифма гына юк, ул барыбер йөрәк җыры.

Нәрсә язса да фикере таркау булмасын, үзен шатландырган, борчыган вакыйга башкалар күңеленә дә барып җитсен, шул турыда уйлансын иде кулына каләм тотучы яшь иҗатчы. Әгәр кешедә чын талант икән, ул язарга теләгәнен язмый торып тынычлана алмый. Ашавы, йокысы калса кала- ул hаман иҗат утында яна- көя, гомер буе шулай булачак. Ул тәнкыйтьне кабул итә белсен, күңелен төшермәсен, тәнкыйть сүзләре зыянга әйтелми.

           Шулай итеп,  Кәүсәрия Шафикованың  иҗатының төп темасы булып мәхәббәт тора. Туган җиргә, язмышка, кешеләргә карата мәхәббәт.  Балалар өчен язылган әсәрләрендә шул мәхәббәтне саклап калуны  сурәтли.

 

 

 

 

 

 

1.3. К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү

 

 

Чын бәхет. Зур бәхетнең ни икәнен беләсеңме син, очратканың бармы аны? Әллә дөньяда андый бәхетнең барлыгына ышанмыйсыңдамы? Ышан, бәхет бар, дөньяның үзе кадәр зур, чиксез ул бәхет. Кешегә гомер, тормышка ямь бирүче бәхет турында сүз кузгалттым, синең әле аны күргәнең булмаса, күрергә ашык. Әйдә, мин сине үзем белән алам.

 Тасма юл сузылган, уңда да, сулда да дулкыннар  чайкала. Иген кыры! Алтын басу! Башаклар  лулышкан, учларыңа тамарга торган  бәхет тамчылары! Менә шушында  инде ул бәхет, шушында ул хөрмәтләп  табын түренә куеласы, кулларыңа  тотып ашыйсы ипикәй! Алтын-көмешләрең  белән байлыгың ташып торсын, тәнең сызлау белмәсен, яныңда  сөйгәнең булсын; юк, син, өстәлеңдә  ипикәең булмаса, бәхетле булалмыйсың, бәхетең тулы булмый. Кояш та  түп- түгәрәк булган өчен генә  дөньяны шулай балкыта ала, бәхет тә шулай, тулы булса гына зур. Алай гына түгел әле, әзер икмәк ашау белән генә бәхетле булып булмый. Тир түгеп хезмәт күрсәткәннән соң ипикәй- тәмле, бәхетең зур була! Менә син хәзер бәхетнең иң-иң зурына ия булган кеше белән очрашасың. Әнә ул, басу корабында иген җыя, ил келәтләренә бөртекләп җыеп, бәхет тутыра игенче. Игенче - иң бәхетле кеше бүген. Син аның күзләренә кара, бәхете күзләрендә балкый. Шуңа да ул бүген җырлый-җырлый үңыш җыя:

Мин кырларда иген үстерәм,

Бәхет бирәм газиз халкыма.

Уңышларым артса ел саен,

Очар кошлар булып талпынам.

Чын бәхетнең ни икәнен белдеңме инде, күрдеңме[2, 258].

Бу хикәясендә К.Шәфикова чын бәхет турында проблема күтәрә. Икмәккә карата хөрмәт, хезмәткә карата сөю уята. Тир түгеп хезмәт итсәң генә, синең өстәлеңдәге азыгың да тәмле булыр ди. Бу хикәя балаларны рухи яктан тәрбияләргә булыша, аларда хезмәткә карата хөрмәт уята.

Табигатькә карата язган әсәрләреннән өзек:

 Уян, Җирем! Кар- юрганыңны  ябынып кыш буена йокладың  да, инде уянасың, Җирем! Сабый йокыдан  уянганда кулларын сузып киерелә, өстендәге япмасын тибеп ача, аннары тавыш бирә.... Җирем, синең  зәңгәр күллләрең, елга- диңгезләрең, урманнарың, горур тауларың, шаулап  иген үскән киң кырларың, җиләге – алма бакчаларың томышның иң асыл бизәкләре ләбаса! Янма, көймә, тетрәп авыл- калаларны җимермә. Җирем! Матурлык бирер өчен уян. Мин – кеше, мин сине йокыңнан уятам!

Апрель.... Ачык тәрәзәдән бөркелеп кергән яз һавасы күкрәгемә тула, сулыш иркенәя, рәхәтлекнең чиге юк. Апрель җиле кебек саф, йомшак җил булмыйдыр ул. Ә кояш апрельдә нкгә шулай якты буладыр. Күк йөзе нинди матур! Ак болыт кисәкләре күк йөзенә ямь генә бирә. Күленә кайткан аккошларн хәтерләткән ак болытлар дәйсән яңгыры бит ул, шатлык яңгыры. Беренче яңгырның көмеш тамчылары төшүгә яшь үлән чыкты да инде. Җир яшел күлмәге киде. Кайсы гына якка карама – агачлар, агачлар. Агачларда берьюлы миллион бөре ачыла, һавада – бөре исе. Бөреләр ачылганда табигатькә өр- яңадан гашыйк булам мин. Шушындый матур көннәре булган өчен әллә нинди хәлләргә калганда да дөньядан туймыйм, яшәгән саен яшисем килә....

Бу ике хикәя дә табигать темасына язылган. Балаларда табигатькә карата мәхәббәт уяту - әсәрнең төп идеясы. Табигать белән сокланырга, аны сакларга өйрәтә бу хикәяләр. Һәр фасылның үз яме бар. Шул матурлыкны без күрә белергә һәм яратырга тиешбез.

Әниләргә багышланган хикәяләре:

Әнкәем гөлләре... Ап- ак, ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләре бар гөлләрнең. Ак чәчәкләрне әнкәемнең күңеленә, зәңгәрләрег күзләренә охшатам мин. Иң гүзәл, иң нәфис гөлләр бездә үсәдер кебек. Әнкәй үстергәнгә күрә иң гүзәлләре булып күренәдер алар миңа....Әнкәем күңелендә борчулы уйлар булса- гөлләр боега, ә авырып китсә, бөгелеп үк төшәләр. Өебез һәрчак ямьле булсын, борчулы уй, кайгы- хәсрәт килмәсен иде әнкәйгә. Әнкәйләр белән генә матур бит бу тормыш. Иң изге теләк тели белүче, иң саф йөрәкле кеше – әнкәй бу дөньяда.

Әнкәйләр еламасын...Синең өчен шулай газапланган ана йөрәгенә синең гафу үтенүләрең генә дәва була алмый. Йөрәк ярасы, күз яшьләре каршында гафу үтенү- көчсез! Әлбәттә, хатаңны төзәтергә ашык. Ялгыш юлга әйдәүчеләрдән ераккарак кит, яманлыктан аерыл тизрәк. Ашык, атаң- анаң күрергә теләгән гүзәл кеше булырга ашык. Әнкәң күзләрендә яшь кипсен.

 Аналар бәхет- шатлыктан  да елыйлар. Гел генә шатлыктан  еласалар иде алар! Матур эшләреңне  күреп, уңышларыңа шатланып, түбәсе  күккә тиеп елый бит ул. Шатлыктан  елаганда әнкәңне бүлдермә, аналар  болай да шатлыктан сирәк елыйлар. Шатлыклы күз яшьләре нур булып  тама. Тормышка ямь, дөньяга яктылык өсти бу нур[6, 95].

 Бу хикәяләрдә автор  аналарга карата сөю, мәхәббәт, сакчыл  караш тәрбияли. Балаларны аналарын  сакларга өнди. Аларны беркайчан  да рәнҗетмәскә, кайгыртмаска өйрәтә. Оҗмах әниләрнең аяк астында  дигән әйтем нәкъ шушы хикәяләргә карый кебек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ

 

 

 Кәүсәрия Шафикованың  иҗаты күп төрле. Шигъри әсәрләр дә, хикәя – нәсерләре дә бар. Тегеләрендә дә, боларында да бер үк башлангыч ята. Аларда өметсезлеккә, тәкъдиргә буйсыну хисенә урын юк. Кәүсәрия Фидаи кызының яңа китаплары турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин.

Кәүсәрия Шафыйкова шигъри юлларында кешенең бөеклеген раслый hәм данлый, авырлыкларга каршы тора белгән шәхес турында сөйли. Аны социаль кимчелекләр проблемасы борчый. Шуның белән беррәтән, ул мәхәббәт җырчысы, чөнки мәхәббәт – тормыш нигезе. Авторның сөйләме шигъри, образлы, еш кына социаль юнәлешле.

“Әнкәйләр еламасын”, “Әнкәем гөлләре” хикәяләрдә автор аналарга карата сөю, мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияли. Балаларны аналарын сакларга өнди. Аларны беркайчан да рәнҗетмәскә, кайгыртмаска өйрәтә. Оҗмах әниләрнең аяк астында дигән әйтем нәкъ шушы хикәяләргә карый кебек.

I нче бүлектә Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең үзенчәлекле яклары өйрәнелде, тикшерелде, ачыкланды. I нче бүлектә киләсе сораулар каралып үтте.

1.1. Кәүсәрия Шафикованың  тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү  аша балаларөчен язган шигырьләренең  үзенчәлекле якларын ачыклау.

1.2. К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.

1.3. К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү һәм программа төзү.

I нче бүлекнең бурычлары үтәлде. Алар түбәндәгечә иде.

Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.

2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.

3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.

Безне Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәве, шушы темадагы чыгарылыш квалификацион эшен эшләүгә этәрде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 НЧЕ БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ

 

 

2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия  Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча  диагностика үткәрү һәм программа  төзү

 

 

Тәҗрибә тикшерү эшенең максаты: 3- 4 сыйныфларда К.Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча эш системасы оештыру.

Тәҗрибә тикшерү эшенең бурычлары: 1). К.Шафикованың иҗатына өйрәнүгә бәйле диагностик эш үткәрү.

2). К.Шафикованың әсәрләре  буенча 3 һәм 4 сыйныфлар өчен программа  төзү.

3). К.Шафикованың туган  якка багышланган һәм фәлсәфи  уйлануларга нигезләнгән шигъри әсәрләрен әдәбият теориясе нигезендә анализлау буенча дәресләр үткәрү.

Тәҗрибә тикшерү эшенең гипотезасы: Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләрен үзенчәлекләрен ачыклап була, әгәр дә:

  1. Балалар өчен язган әсәрләрен тематик яктан җентекләп өйрәнсәң;
  2. Балалар өчен язган әсәрләрен өйрәнүнең жанр үзенчәлекләрен билгеләсәң.

Тәҗрибә тикшеренү алымнары: анкета үткәрү, әсәрләрне анализлау, модельләштерү методлары.

Тәҗрибә тикшерү эшенең базасы: Байгуҗа урта дөйөм белем бирү мәктәбенең Гөтбер авылындагы филиалы, 3-4 сыйныфтагы 6 укучы.

Тәҗрибә тикшерү эшенең этаплары:

I). Әзерлек этабы. Диагностика эш үткәрү, программа төзү.

II). Төп этап. 3 – 4 сыйныфларда Кәүсәрия Шафикованың әсәрләрен өйрәнү буенча дәресләр үткәрү.

III). Йомгаклау. Нәтиҗәләр.

К. Шафикованың иҗатын өйрәнүгә бәйле диагностик эш

Тәҗрибә – практик эш башлау алдыннан тикшеренү эше.

Максаты: Балаларда К.Шафикованың хикәяләре һәм шигырьләре тәэсирен ачыклау.

Тикшеренүчеләр: Яңавыл районы, Байгуҗа урта мәктәбенең Гөтбер

 авылындагы филиалының 3 һәм 4 сыйныф укучылары.

Җиһазлау: язучының портреты, шигырьләре.

Тикшерүне үткәрү:

1 нче этапны балаларның  шушы вакытта булган К.Шафикованың  шигыре буенча белемнәрен тикшерү  өчен үткәрдек. Шигырь буенча сораулар бирелде. Бу эш- практика башында эшләнде. Нәтиҗәләрне процентлар белән билгеләдек.

Информация о работе Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү