Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 27 Мая 2015 в 12:39, дипломная работа

Краткое описание

К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен
ачыклау.
Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.
2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.
3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.
Чыгарылыш квалификацион эшнең предметы: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре.

Содержание

КЕРЕШ ....................................................................................................................... 3
1НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1.1. Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
1.2. К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау................................................ 8
1.3. К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.................................................................................................................16
1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ........................................................................26
2 БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ.
2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча диагностика үткәрү һәм программа төзү.........................................................27
2.2. Кәүсәрия Шафикованың фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән шигъри әсәрләрен анализлау..........................................................................................29
2.3. Тәҗрибә – практик эшнең нәтиҗәләре.....................................................37
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧАНӘТИҖӘ .....................................................................46
ЙОМГАКЛАУ ..........................................................................................................47
КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
ӨСТӘЛМӘ

Вложенные файлы: 1 файл

выпускная квалификационная работа на тему Каусария Шафикова.docx

— 253.76 Кб (Скачать файл)

-Җәбер дигән сүзне  сез ничек аңлыйсыз?

Җәбер ул – кыерсытылу.

-Җәүһәр ташы дигән  сүзне ничек аңлыйсыз?

Җәүһәр ташы – янтарь.

-Шигырьдә нинди могҗизаларның  берсе турында сүз бара? (Курай)

-Шул юлларны табып  укыгыз әле.

-Ни өчен шагыйрә “тир түгелгән өчен, бәхет үзе тамырлардан ага кан булып” дип яза?

- Димәк, укучылар, тир түгеп эшләсәң генә , бәхеткә ирешә алырсың дип әйтәсе килгән авторның.

Башкортстанны без Ватаныбыз дибез, ә туып – үскән авылны без ничек әйтә алабыз?

- Димәк, без аны туып үскән газиз җиребез дип әйтә алабыз. Ул безнең Башкортстаныбызның бер өлеше булып тора.

- Балалар, без аны ничек  саклап кала алабыз?

- Чуп- чар ташламасак, учакларны  сүндереп йөрсәк, суларны чиста  тотсак табигатебез күп елларга  саф, чиста булып калыр. Туган  җиребезне саклау- безнең төп  бурычларыбызның берсе.

Нәтиҗә: бу шигырь балаларга патриотик тәрбия бирә. Аларны туган җирләрен сакларга, ихтирам итәргә өнди.

“Бәхет кирәк булса” шигыренә анализ.

Идеясе: тир түгеп эшләсәң генә бәхетле булырсың.

Проблемасы: бәхет җирдә аунап ятмый, аны табар өчен хезмәт сөяргә кирәк.

Эчтәлеге: Һәрбер кеше бәхетен табачак. Аны көтеп кенә утырсаң , ул сиңа килмәячәк. Бәхеткә ия булыр өчен тир түгеп эшләргә кирәк. Шул очракта гына кеше бәхетле була алыр.

 Шигырь өстендә эш түбәндәгечә алып барыла:

  • Бүген дәрестә Кәүсәрия Шафикованың “Бәхет кирәк булса” шигыре белән танышып китәрбез.
  • Бу шигырьдә нәрсә турында сүз барыр икән дип уйлыйсыз?
  • Моны белер өчен шигырьне укып китик. Мин укыйм, сез игътибар белән тыңлап утырыгыз.
  • Сезгә бу шигырь ошадымы?
  • Әйдәгез , хәзер сез тагын бер тапкыр укып чыгыгыз.
  • Шигырдә сүз нәрсә турында бара? (бәхет)
  • Беренче күплетка анализ бирик. Бәхет турында шагыйрә нәрсә ди? (бәхет ерак түгел)
  • Кеше бернәрсә дә эшләми генә, тик кенә утырып бәхетен таба аламы? ( аны эзләргә кирәк, уфтанып, елап түгел).
  • Икенче куплетның беренче ике юлын ничек аңлыйсыз?
  • Димәк, тырышып эшләсәң генә, эшнең нәтиҗәсе булыр.
  • Азакы юлларны ничек аңлыйсыз?
  • “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи” (слайд) дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?
  • Әйе, балалар, яфраксыз агач ямьсез күренә, кешене дә хезмәте генә бизи ала.
  • Шигырьгә нинди нәтиҗә ясый алабыз?
  • Димәк, балалар, хезмәттән тәм табалсагыз гына, тормыштан да ямь табып яшәрсез.

Нәтиҗә: Бу шигырьдә тәрбияви кыйммәт зур. Балаларны хезмәт сөючән, тырыш булып тәрбияләргә ярдәм итә. Эштән курыкмаска өйрәтә. Хезмәт сөеп яшәсәң генә бәхетле булырсың, дип әйтәсе килә авторның.

“Һәйкәлләргә баш иябез без” шигыренә анализ.

Идеясе: Сугыш ветераннарын онытмау, хөрмәт итү.

Проблемасы: Яшь буынның сугыш ветераннарын оныту, ихтирам итмәү.

“Һәйкәлләргә баш иябез без” шигыре өстендә эшләү түбәндәгечә:

-Безнең нинди бәйрәм  якынлашып килә? (Җиңү көне)

- 9 май көне турында  сез нәрсәләр әйтә аласыз?

- Кайсы елларда Бөек  Ватан сугышы булган?

- 1941 елның 22 июне төнендә  фашистлар Германиясе һәм аның  союзникларының гаскәрләре Советлар  Союзына һөҗүм итә. Бу тарихта  тиңе булмаган, 1418 көнгә сузылачак  Бөек Ватан сугышының башлануы  иде. Ул ничәз миллион кешенең  гомерен өзгән, күпме баланы ятим  иткән. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр  җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп  торган авыллар юкка чыккан, шау  чәчәккә күмелгән бакчалар янып  көлгә әйләнгән.

 Бу коточкыч хәлләр  язучыларны да битараф калдырмый. Сугышка багышланып күп кенә  шигырьләр, хикәяләр, поэмалар язылган. Ә бүген дәрестә без сезнең белән Кәүсәрия Шафикованың “Һәйкәлләргә баш иябез без” шигыре белән танышып китәрбез.

  • Бу шигырьдә сүз нәрсә турында барыр икән дип уйлыйсыз?
  • Әйдәгез, укып китик. Мин сезгә укыйм, сез игътибар белән тыңлап утырыгыз.
  • Сезгә шигырь ошадымы?
  • Тагын бер тапкыр укып китик.
  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  • Тимер ярчык сүзен ничек аңлыйсыз?

Тимер ярчык- мина(осколок)

  • Автор шигырьдә кеме турында сөйли?
  • Сугыштан кайтмаган солдатлар нәрсәләргә әверелде ди? (һәйкәлләргә)
  • Ул һәйкәлләр ни өчен куелган дип уйлыйсыз?
  • Без сугыш батырларын онытмаска тиешбез. Алардан үрнәк алып яшәргә кирәк.
  • Ә һәйкәлләрне без ничек саклап кала алабыз? ( яннарында чуп-чар ташламаска, аларга зыян китермәскә)
  • Бу сугышның корбаннарын онытырга безнең хакыбыз юк, чөнки алар безнең ирекле тормыш өчен кан койганнар. Хәзерге якты дөнья белән без аларга мәңге бурычлы.

Нәтиҗә: Бу шигырьнең тәрбияви кыйммәте дә бик зур. Шигырьдә балаларда патриотик, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү ята.

“Илгиз хәзер алты яшьтә” шигыренә анализ.

Идеясы: үз телеңне онытмасаң бәхетле булырсың.

Проблемасы: күпчелек татар балалары үз туган телләрен онытып, урыс телендә сөйләшәләр. Ләкин кеше үз телен онытып бәхеткә тулысынча ирешә алмас.

Эчтәлеге: Илгиз алты яшьлек малай. Ул балалар бакчасына йөри. Ул инде саный да укый белә. Татарча да урысча матур сөйләшә. Үзенең туган телен онытмый, шуңа да күрә ул бәхетле булып үсәр.

“Илгиз хәзер алты яшьтә” шигыре өстендә эш:

  • Бүген дәрестә Кәүсәрия Шафикованың “Илгиз хәзер алты яшьтә” шигыре белән танышып китәрбез.
  • Хәзер мин укыйм, сез игътибар белән тыңлап утырыгыз.
  • Сезгә бу шигырь ошадымы?
  • Әйдәгез , хәзер сез тагын бер тапкыр укып чыгыгыз.
  • Шигырьдә кем турында сүз бара?
  • Ул әле укырга кергәнме?
  • Укырга кермәгән булса да ул нәрсәләр эшли ала инде?
  • Ләкин аның иң төп горурлыгы булып бу һөнәрләре торамы?
  • Ә ни өчен аның татарча сөйләшүен без сезнең белән горурлык дип атый алабыз?
  • Дәрес, балалар, хәзер күп кенә татар балалары үз телләрен онытып урысча сөйләшәләр. Бу милләтне, ата-бабаларыңны хөрмәт итмәү дигән сүз. Татар баласының теле “әти”, “әни” дип ачылырга тиеш.
  • Ни өчен халык “Теле юкның- иле юк” (слайд) дип әйткән?
  • Тел югалса, милләт яши аламы?
  • Ә милләт булмаса, ил дә юк дигән сүз.
  • Татар теленә, милләтебезгә карата безнең бүген нинди иң зур бурычыбыз бар?( телебезне саклап калу)
  • Ә без ничек телебезне саклап кала алабыз? ( көтелгән җавап: татар телен саклап калыр өчен, без еш кына саф татар телендә сөйләшергә , күбрәк татар әдәбияты белән кызыксынырга тиешбез.)
  • Димәк, балалар, милләтебез мәңге яшәсен өчен, без телебезне саклап калып, киләчәк буыннарга чәчми-түкми тапшырырга тиешбез. Шул очракта гына без үзебезнең бәхетебезне таба алачакбыз.

Нәтиҗә: Бу шигырьнең тәрбияви кыйммәте зур. Шигырьдә балаларда туган телләренә карата ихтирам хисе, горурлык, ярату хисләре тәрбияләү ята.

 

 

2.3. Тәҗрибә – практик  эшнең нәтиҗәләре

 

 

          Уку барышы ахырында шушы ук диагностика кабат үткәрелде. Нәтиҗәләре таблицага кертелде /таблица 4/, /диаграмма 3,4/.

Таблица 4

Әсәрләрдә балаларның тәрбияләү чагылышы

 Сораулар

 

Ф.И.О

 

 1

 

 2

 

 3

 

 4

 

 5

 

 6

Аерым

 %

1. Камалов В.

 +

 +

 +

 +

 +

-

 83

2. Меньшуткин Ю.

 +

 +

 +

 +

-

+

 83

3. Юнусов Ф.

 +

 +

 +

 +

 -

 -

 67

4. Гилязев З.

 +

 +

 -

 +

 -

+

 67

5. Тимиргазина Р.

 +

 +

 +

 +

+

 +

 100

6.Шайхлисламова И.

 +

 +

 +

 +

 +

 +

 100

 %

 100

 100

83

100

50

67

 



 

Диаграмма 3

Балаларның белем дәрәҗәсе күрсәткече

 

 

 

 

 

 

Диаграмма 4

Сорауларны белү буенча чагыштыру өчен гомум диаграмма

           3 һәм 4 сыйныфларда программа бенча диагностик эш аша нәтиҗәләр ясалды. Һәр баланың белем дәрәҗәсен һәм сорауларның җаваплары буенча чагыштыр өчен диаграммалар төзелде.

            Шулай итеп, укытучы язучының шигыре буенча балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен күрсәтәсе килсә, ул бик катлаулы вакыт тәлап итә торган эш төрләре кулланып, шигырь өстендә эшләргә тиеш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ

 

 

 Кәүсәрия Шафикованың  кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әсәрләрендә тәрбия темасы иң алгы планга куелган. Кайбер әсәрләрендә тыйнаклык hәм сабырлык данлана. Автор явызлыкка каршы яхшылык, рухи көч, әхлакый чисталык белән көрәшергә чакыра. Шигырьләрендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә югары әхлак билгесе булып сабырлык, шәфкатьлелек hәм изгелек тора. К.Шафикованың әсәрләрендә өметсезлеккә, тәкъдиргә буйсыну хисенә урын юк.

Хезмәтнең II бүлегендә Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнүгә күзәтү эше ясалды. 3 һәм 4 сыйныфлар өчен программа төзелде.Программада дәресләр саны, темасы, материалы, дәресне аңлату методы hәм вакыты күрсәтелде. 3 нче сыйныф өчен К.Шафикованың “Башкортстан” шигыре өйрәнелде һәм анализланды. 4 нче сыйныф өчен “Бәхет кирәк булса” һәм “Иманым” шигырьләре алынды. Бу шигырьләр кече яшьтәге мәктәп балаларын тәрбияләүдә аеруча зур роль уйныйлар.

3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия  Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча  диагностика эш үткәрелде. Бу  эш өч этаптан торды. Практика  башында балаларның белеме 30% ка  туры килә иде, практика уртасында 50%, ә инде эш ахырында 80% ка  күтәрелгән иде. Аның өчен анкета  сораулары әзерләнде. Тәҗрибә эшенең  нәтиҗәләре диаграммаларда бирелде. К.Шафикованың туган якка багышланган  һәм фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән  шигъри әсәрләрен әдәбият теориясе нигезендә анализлау башкарылды. Ул шигъри әсәрләрнең нигезләрендә балаларда туган якларына, туган телләренә карата ихтирам хисе, горурлык, ярату хисләре тәрбияләү, хезмәткә карата хөрмәт уяту ята. К.Шафикованың балалар өчен язылган әсәрләреннән үрнәкләр бирелде.

 

 

 

ЙОМГАКЛАУ

 

 

 “Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең үзенчәлекләрен өйрәнү” дигән тема буенча чыгарылыш квалификацион эш өстендә эшләдек. Бу чыгарылыш квалификацион эшнең темасы бик актуаль, шушы тема өстендә эшләүне кирәк дип таптык. Бу тема өстендә эшләү бик мөһим. Кәүсәрия Шафикованың шигырьләрен дәресләрдә куллану зур әһәмияткә ия, чөнки аның шигырьләре укучыларны мавыктыра һәм тәрбияви мәсьәләдә зур роль уйный. . Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әсәрләрендә дә тәрбия темасы иң алгы планга куелган.

Информация о работе Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү