Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 27 Мая 2015 в 12:39, дипломная работа

Краткое описание

К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен
ачыклау.
Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.
2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.
3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.
Чыгарылыш квалификацион эшнең предметы: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре.

Содержание

КЕРЕШ ....................................................................................................................... 3
1НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1.1. Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
1.2. К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау................................................ 8
1.3. К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.................................................................................................................16
1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ........................................................................26
2 БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ.
2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча диагностика үткәрү һәм программа төзү.........................................................27
2.2. Кәүсәрия Шафикованың фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән шигъри әсәрләрен анализлау..........................................................................................29
2.3. Тәҗрибә – практик эшнең нәтиҗәләре.....................................................37
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧАНӘТИҖӘ .....................................................................46
ЙОМГАКЛАУ ..........................................................................................................47
КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
ӨСТӘЛМӘ

Вложенные файлы: 1 файл

выпускная квалификационная работа на тему Каусария Шафикова.docx

— 253.76 Кб (Скачать файл)

2 нче этапны практика  башында шигырьнең эчтәлеген сөйләү өчен багышладык.

Моның өчен:

- шигырьне уку;

- авыр сүзләрен аңлау, ятлау;

- сорауларга җавап бирү.

3 нче этапны шигырьне яттан сөйләүгә багышладык.

Ә инде 4 нче этапны практика ахырында нәтиҗәләрне диаграммага керттек  /диаграмма 1/.

Практика башында 30% гына булса, практика уртасында 50% ка күтәрелде, эш азагында ул инде 80% менгән.

            Нәтиҗә.

Шулай итеп, укытучы язучының шигыре буенча балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен күрсәтәсе килсә, ул бик катлаулы вакыт тәлап итә торган эш төрләре кулланып, шигырь өстендә эшләргә тиеш.

 

 

Диаграмма 1

 

Метод: анкета.

Бурычлары: - К.Шафикованың әсәрләре һәм шигырьләре буенча белем

 дәрәҗәсен тикшерү;

  • К.Шафикованың әсәрләренә карата балаларда кызыксындыру уяту;
  • Балаларда горурлык хисе тудыру.

Бу диагностика Яңавыл районы Гөтбер авылы мәктәбенең 3 һәм 4 сыйныфларда үткәрелде. Балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр.

1. Кем ул Кәүсәрия Шафикова?

2. Кайсы районда, нинди  авылда туган?

3. Нинди шигырьләрен һәм әсәрләрен беләсез?

4. Кәүсәрия Шафикова нинди темаларга язган?

5. Берәр әсәренең эчтәлеген сөйләгез.

6. Шигырьләрен яттан сөйләү.

Гөтбер мәктәбендә 3 һәм 4 сыйныфларда барлыгы 6 бала укый, уку елы башында диагностиканы үткәргәннән соң, аларның җаваплары таблицага кертеп күрсәтелде /таблица 1/, диаграмма төзелде /диаграмма 2/ .

 

 

Таблица 1

Балаларның белем дәрәҗәсен билгеләү

Сораулар

 

Ф.И.О

 

 1

 

 2

 

 3

 

 4

 

 5

 

 6

 

 Аерым 

 %

1. Камалов В.

 +

 +

 -

 -

 -

-

 33

2. Меньшуткин Ю.

 +

 +

 -

-

-

+

 50

3. Юнусов Ф.

 +

 +

 +

 -

 -

 -

 50

4. Гилязев З.

 -

 -

 -

 +

 -

+

 33

5. Тимиргазина Р.

 +

 -

 +

 -

-

 +

 50

6. Шайхлисламова И.

 +

 +

 +

 -

 +

 -

 67

 %

 83

 67

50

 16

16

50

 



 

 

 

 

 

 

 

 

Диаграмма 2

Балаларның К.Шафикованың иҗатын белү дәрәҗәләре күрсәткече

Диагностика түбән булу сәбәпле сыйныфта төрле эшләр алып барылды.

 

К.Шафикованың иҗаты буенча 3 һәм 4 сыйныфларда түбәндәге эш алып барылды.

а) уку елы барышында балалар К.Шафикованың әсәрләре һәм шигырьләре белән таныштырылды;

б) 3-4 сыйныфларда Кәүсәрия Шафикованың иҗатына бәйле программа төзелде;

в) К.Шафикованың әсәрләре һәм шигырьләре белән тупланган җыентык чыгарылды.

 К.Шафикованың әсәрләре мәктәп программасына кертелмәгән һәм дәресләрдә өйрәнелми. Ләкин аның әсәрләре балаларны тәрбияләүдә  зур  роль уйный. Шуңа күрә Кәүсәрия Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча 3 hәм 4 сыйныфлар өчен программа төзелде(Өстәлмә5). Программада дәресләр саны, темасы,  дәресне аңлату методы hәм вакыты күрсәтелде. 3 сыйныфта Кәүсәрия Шафикованың “Башкортстан” шигыре өйрәнелә. Бу республика көненә карата өйрәнелә торган шигырь. Дәреслек эчтәлегенә Башкортстан символларын искә төшерү, сәнгатьле уку кертелгән.

 Программа буенча 4 сыйныфның “Гөлназ ” хикәясе hәм “Бәхет кирәк булса” шигыре үтелә. Аларны өйрәнгән дәресләрдә К.Шафикованың портреты, дәреслек hәм язучы хакында мәгълүмат бирү, әсәрне дәреслектән уку методлары hәм алымнары кертелгән, сорауларга җаваплар бирү эшләре үткәрелә, олыларга булышу турында сочинение язу кертелә.

 “Гөлназ” хикәясендә яшь буынның олы буынга карата ихтирам хисе проблемасы күтәрелә(Өстәлмә 2). Хикәянең төп герое булып Гөлназ исемле кыз тора. Аның ялгыз гына яшәп яткан Зәкия әбисенә булышуы турында тасвирлана. Аның дусты Резеда булышканы өчен акча алган булган. Шагыйрь укучыларны мондый эшләрдән гыйбрәт алып яшәргә өнди. Бу хикәя балаларны ярдәмчел , матур күңелле булып үсәргә , олыларны ихтирам итеп яшәргә өйрәтә.

 “ Бәхет кирәк булса” шигырендә хезмәт сөю проблемасы күтәрелә. Бәхетле булам дисәң , хезмәт сөяргә кирәк. “Җиң сызганып эшләсәң генә, бәхеткә ирешә алырсың”- ди шагыйрә. Бу шигырь балаларны эшне сөяргә, хөрмәт итәргә өйрәтә.

 Программа түбәндәге таблицада бирелде.

 

Кәүсәрия Шафикова иҗаты буенча 3 сыйныф өчен программа

Таблица 2

 

Тема

Метод һәм алымнар

Өстәмә эшләр

Сәгать саны

Вакыты

1

“Башкортстан” шигыре

Сәнгатьле уку

Сорауларга җаваплар

 1

январь

2

“Һәйкәлләргә баш иябез без” шигыре

Яттан сөйләү

Әби-бабалары сөйләгәннәрне искә төшерү

 1

 май

3

Ильгиз хәзер алты яшьтә”

шигыре

Сәнгатьле уку, сорауларга

җавап бирү

“Мин татар баласы” сочинение

 1

 май


 

Кәүсәрия Шафикова иҗаты буенча 4 сыйныф өчен программа

 

Таблица 3

 Тема

Метод һәм алымнар

Өстәмә эшләр

Сәгать саны

Вакыты

1

Тормыш юлы иҗаты. “Гөлназ” хикәясе

Мәгълүмәт бирү, әңгәмә

Сорауларга җаваплар

 1

 май

2

“Гөлназ” хикәясе

Сорауларга җаваплар өстендә эшләү,кечкенә сочинение

Язып бетерергә

 1

 май

3

“Бәхет кирәк булса” шигыре

Язучы хакында мәгълүмәт бирү

Сәнгатьле уку,

сорауларга җаваплар

 1

ноябрь

4

“Иманым” шигыре

Сорауларга җаваплар бирү

Туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерү

 1

ноябрь


2.2.Кәүсәрия Шафикованың  фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән  шигъри әсәрләрен анализлау

 

 

“Башкортстан” шигыренә анализ.

Шигырьнең идеясе: туган җирне саклау.

Шигырьнең проблемасы: балаларның туган җирләрен ихтирам итмәү, сакламау.

Эчтәлеге: Бу шигырьдә шагыйрь Башкортстанны дуслык иле итеп күрсәтә. Халыклар буыннан буынга дус яшиләр. Безнең республиканы Русиянең җәүһәр ташы итеп күрсәтә. Композиция төзелешендә аерым үсеш күзәтелми. Сюжет линиясе хикәяләү формасында.

 

 “Башкортстан” шигыре  өстендә эшләүгә түбәндәге бурычлар  куелды:

1). Башкортстан республикасы турында балаларның белемнәрен тигезләп туплау. К.Шафикованың “Башкортстан” шигыре белән таныштыру.

2). Сөйләм телен үстерү.

3). Туган җиргә карата  мәхәббәт, ихтирам хисе уяту.

 

- Бүген нинди көн?

- Ни өчен 11 октябрь көне календарьдә кызыл төс белән билгеләнгән?

- Әйе, бу көнне безнең  республика туган көнен билгели.

Иң газиз җир – туган җир.

Кошлар оя үргән җир,

Әткәң-әнкәң торган җир,

Тәүге тәпи баскан җир

Һәм телеңне ачкан җир.

-Һәркемгә дә туып- үскән  җире газиз. Безгә барыбызга да  туган җиребез , Ватаныбыз булып Башкортстан республикасы тора(Өстәлмә 3).

Җир шарының картасына

Карасаң яхшы гына, –

Башкортстан шул картада

Бер яфрак чаклы гына.

Әйе, яфрак, ак каенның

Бер яфрагы ни бары.

Ә каены – бөек Россия –

Шундый яшел, югары.

-Бу сүзләрне кем язган?

-Әйе, бу сүзләрне бөек Мостай Кәрим язган. Ни өчен ул Башкортстанны яфрак белән чагыштырган?

-Картага күз салыйк. Чынлап  та, безнең республика кечкенә  яфракка охшап тора.

-Ә сез үзегез Башкортстан  турында нәрсәләр беләсез?

-Бездә барлыгы ничә  шәһәр? (21)

-Ничә район? (54)

-Күршеләребез булып кемнәр  тора? ( Удмурт республикасы, Татарстан республикасы, Пермь, Оренбур, Свердловск, Челәбе өлкәләре тора)

-Башкортстан республикасында  бербөтен , дус булып нинди халыклар яши? ( башкорт, татар, мари, удмурт, чуваш, урыс)

-Ә Башкортстан республикасының  нинди могҗизәләре турында ишеткәнегез  бар?

-Әйдәгез, аларны искә төшереп үтик.

Беренче могҗиза - башкорт балы.

Икенче могҗиза – курай.

Өченче могҗиза- Салават Юлаев һәйкәле.

Дүртенче булып “Урал-батыр” эпосы тора.

Бишенче могҗиза- Янгантау.

Алтынчы – Шүлгәнташ.

Һәм җиденче могҗиза - Красноусоль минерал сулар.

-Бу байлыкларны саклап  кала алсак, безнең республика  яшәр, чәчкә атар.

Күп кенә шагыйрьләрнең иҗатында туган җир темасы төп урынны алып тора. Андый шагыйрьләрнең берсе - Кәүсәрия Шафикова. Ул 1948 елда Яңавыл районының Исәнбәй авылында Тәскирә апа белән Фидаи абыйның беренче куанычы, өмет белән ышанычның иң беренче баскычы булып дөньяга килә. Бик матур бала булып тупылдап усә. Тик тәпи басып китеп, җир җылысын, бәбкә үләненең йомшаклыгын тоярга да өлгерми, аяусыз чир- полиомиелит

( арка миенең параличка  китерә торган каты йогышлы  авыруы) кызны аяктан ега. Күрсәтмәгән  табиб, күрәзәче, экстрасенс калмый, дәваланган хастаханәнең исәбе  чиксез, тик нәтиҗә генә булмый. Гөлсем Хабибрахманова, Нәфисә Казыйханова  кебек олы йөрәкле, сабыр холыклы укытучылар өйгә килеп Кәүсәриягә хәреф танырга, укырга – язарга өйрәтсәләр дә, мондый дәресләр дә озакка бармый. Кызның чире үзенекен итә: аяклар гына түгел, гәүдәнең башка әгъзалары зарарлана башлый. Кичекмәстән табиблар күзәтүе сорала hәм кыз айлар буе хастаханәләрдә ятарга мәҗбүр була. Шулай итеп, ул өч сыйныфлы белем белән кала. “Хастаханәләрдә авыруым белән көрәшкәндә китаплар укырга, радио тыңларга тырыштым. Шигырьнең нәрсә икәнен кулыма беренче тапкыр килеп эләккән М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ннән белдем. Миңа унөч яшьләр тирәсе иде. Ул җыентыкны ятлап бетердем. Гади җөмләдән шигырь нәрсәсе белән аерылгагын да үзем төшендем” – дип сөйли шагыйрә.

 Ә шигырьне Кәүсәрия беренче тапкыр унсигез яшендә язып карый. Тора- бара Кәүсәрия язган шигырьләр Башкортстан, Татарстан матбугатында күпләп басыла башлый. Якташыбыз Илдар Юзеев мөхәррирлегендә Казанда “Кызлар җыры” исеме белән иң беренче китабы дөнья күрә. 1985 елда биш кеше иҗатын берләштергән җыентык – кассетада “Бу җырым сезнең хакта” исемлесе Уфада басыла. Аннары 1988 елда “Беренче карлыгачлар” канаты астына күп кенә шигырьләре “сыена”. “Яңавыл бизәкләре” дигән тупланмада шушы төбәктә иҗат итүчеләр шигырьләре арасында Кәүсәрия Шафикованың аеруча өлгергәнлекләре, төгәллекләре белән аерылып тора. Үзе кебек язмышка дучар булган Рәфис Мөхәмәтдинов белән икесен “Ике аккош” исемле җыентыгы Уфада дөнья күрә. Иң соңгы җыентыгы “күз яшьләрең көмеш тамчы” дип атала. Бирегә нәсерләр, парчалар да кергән. Кайсы гына җыентыкны алма, Кәүсәрия шигырьләре игътибарны әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Аның күп кенә шигырьләренә көй язылган. К.Шафикова әлеге көнне дә Яңавыл шәһәрендә яшәп ята.

-К.Шафикова ничәнче елны  һәм кайчан туа?

-Ни өчен аның тормышы  авыр, катлаулы була?

-Нинди җыентыкларын исегездә  калдырдыгыз?

-Бүген безнен республика  көне булгач, анын “Башкортстан”  дигән шигыре белән танышып  китәрбез.

-Хәзер мин сезгә укып  күрсәтәм , сез игътибар белән  тыңлап утырыгыз.

 

БАШКОРТСТАН

            Башкортстан, бәйрәм итәсең син

Чын дуслыкка ия булуны.

Менә инде җәбер күрми яши

Үз халкыңның ничә буыны!

 

Башкорт җире, шаулап чәчәк аттың,

Русиянең үтеп түренә.

Бүген әнә, бар да елмаябыз,

Күтәрелеп шатлык үренә.

 

Башкорт иле, синең курай моңың

Русиягә инде дан булып.

Тир түгелгән өчен, бәхет үзе

Тамырлардан ага кан булып.

 

 

Башкортстан, үзең син – бер дөнья,

Яшәү яме белән тулган җир.

Русиянең җәүһәр ташы булып

Яшә әле, яшә, Туган җир!

 

-Сезгә бу шигырь ошадымы? Нәрсәсе белән?

- Әйдәгез, хәзер сез тагын  бер тапкыр укып чыгыгыз.

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Шигырьдә сүз Башкортстан турында бара)

- 1 куплетны укып китик  әле. Монда нинди дуслык турында  сүз бара?

- Әйе, Башкортстан инде күп еллар Русиягә кушылып яши. 2008 елны аларның бердәм, тату яшәвенә ничә ел булды? (450)

- Ә бугенге көндә ничә  ел булганын чутлап чыгарыгыз  әле.

Информация о работе Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү