Автор работы: Пользователь скрыл имя, 27 Мая 2015 в 12:39, дипломная работа
К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен
ачыклау.
Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.
2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.
3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.
Чыгарылыш квалификацион эшнең предметы: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре.
КЕРЕШ ....................................................................................................................... 3
1НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1.1. Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
1.2. К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау................................................ 8
1.3. К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.................................................................................................................16
1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ........................................................................26
2 БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ.
2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча диагностика үткәрү һәм программа төзү.........................................................27
2.2. Кәүсәрия Шафикованың фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән шигъри әсәрләрен анализлау..........................................................................................29
2.3. Тәҗрибә – практик эшнең нәтиҗәләре.....................................................37
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧАНӘТИҖӘ .....................................................................46
ЙОМГАКЛАУ ..........................................................................................................47
КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
ӨСТӘЛМӘ
-Җәбер дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?
Җәбер ул – кыерсытылу.
-Җәүһәр ташы дигән сүзне ничек аңлыйсыз?
Җәүһәр ташы – янтарь.
-Шигырьдә нинди могҗизаларның берсе турында сүз бара? (Курай)
-Шул юлларны табып укыгыз әле.
-Ни өчен шагыйрә “тир түгелгән өчен, бәхет үзе тамырлардан ага кан булып” дип яза?
- Димәк, укучылар, тир түгеп эшләсәң генә , бәхеткә ирешә алырсың дип әйтәсе килгән авторның.
Башкортстанны без Ватаныбыз дибез, ә туып – үскән авылны без ничек әйтә алабыз?
- Димәк, без аны туып үскән газиз җиребез дип әйтә алабыз. Ул безнең Башкортстаныбызның бер өлеше булып тора.
- Балалар, без аны ничек саклап кала алабыз?
- Чуп- чар ташламасак, учакларны
сүндереп йөрсәк, суларны чиста
тотсак табигатебез күп
Нәтиҗә: бу шигырь балаларга патриотик тәрбия бирә. Аларны туган җирләрен сакларга, ихтирам итәргә өнди.
“Бәхет кирәк булса” шигыренә анализ.
Идеясе: тир түгеп эшләсәң генә бәхетле булырсың.
Проблемасы: бәхет җирдә аунап ятмый, аны табар өчен хезмәт сөяргә кирәк.
Эчтәлеге: Һәрбер кеше бәхетен табачак. Аны көтеп кенә утырсаң , ул сиңа килмәячәк. Бәхеткә ия булыр өчен тир түгеп эшләргә кирәк. Шул очракта гына кеше бәхетле була алыр.
Шигырь өстендә эш түбәндәгечә алып барыла:
Нәтиҗә: Бу шигырьдә тәрбияви кыйммәт зур. Балаларны хезмәт сөючән, тырыш булып тәрбияләргә ярдәм итә. Эштән курыкмаска өйрәтә. Хезмәт сөеп яшәсәң генә бәхетле булырсың, дип әйтәсе килә авторның.
“Һәйкәлләргә баш иябез без” шигыренә анализ.
Идеясе: Сугыш ветераннарын онытмау, хөрмәт итү.
Проблемасы: Яшь буынның сугыш ветераннарын оныту, ихтирам итмәү.
“Һәйкәлләргә баш иябез без” шигыре өстендә эшләү түбәндәгечә:
-Безнең нинди бәйрәм якынлашып килә? (Җиңү көне)
- 9 май көне турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?
- Кайсы елларда Бөек Ватан сугышы булган?
- 1941 елның 22 июне төнендә
фашистлар Германиясе һәм аның
союзникларының гаскәрләре
Бу коточкыч хәлләр
язучыларны да битараф
Тимер ярчык- мина(осколок)
Нәтиҗә: Бу шигырьнең тәрбияви кыйммәте дә бик зур. Шигырьдә балаларда патриотик, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү ята.
“Илгиз хәзер алты яшьтә” шигыренә анализ.
Идеясы: үз телеңне онытмасаң бәхетле булырсың.
Проблемасы: күпчелек татар балалары үз туган телләрен онытып, урыс телендә сөйләшәләр. Ләкин кеше үз телен онытып бәхеткә тулысынча ирешә алмас.
Эчтәлеге: Илгиз алты яшьлек малай. Ул балалар бакчасына йөри. Ул инде саный да укый белә. Татарча да урысча матур сөйләшә. Үзенең туган телен онытмый, шуңа да күрә ул бәхетле булып үсәр.
“Илгиз хәзер алты яшьтә” шигыре өстендә эш:
Нәтиҗә: Бу шигырьнең тәрбияви кыйммәте зур. Шигырьдә балаларда туган телләренә карата ихтирам хисе, горурлык, ярату хисләре тәрбияләү ята.
2.3. Тәҗрибә – практик эшнең нәтиҗәләре
Уку барышы ахырында шушы ук диагностика кабат үткәрелде. Нәтиҗәләре таблицага кертелде /таблица 4/, /диаграмма 3,4/.
Таблица 4
Әсәрләрдә балаларның тәрбияләү чагылышы
Сораулар
Ф.И.О |
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
6 |
Аерым % |
1. Камалов В. |
+ |
+ |
+ |
+ |
+ |
- |
83 |
2. Меньшуткин Ю. |
+ |
+ |
+ |
+ |
- |
+ |
83 |
3. Юнусов Ф. |
+ |
+ |
+ |
+ |
- |
- |
67 |
4. Гилязев З. |
+ |
+ |
- |
+ |
- |
+ |
67 |
5. Тимиргазина Р. |
+ |
+ |
+ |
+ |
+ |
+ |
100 |
6.Шайхлисламова И. |
+ |
+ |
+ |
+ |
+ |
+ |
100 |
% |
100 |
100 |
83 |
100 |
50 |
67 |
Диаграмма 3
Балаларның белем дәрәҗәсе күрсәткече
Диаграмма 4
Сорауларны белү буенча чагыштыру өчен гомум диаграмма
3 һәм 4 сыйныфларда программа бенча диагностик эш аша нәтиҗәләр ясалды. Һәр баланың белем дәрәҗәсен һәм сорауларның җаваплары буенча чагыштыр өчен диаграммалар төзелде.
Шулай итеп, укытучы язучының шигыре буенча балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен күрсәтәсе килсә, ул бик катлаулы вакыт тәлап итә торган эш төрләре кулланып, шигырь өстендә эшләргә тиеш.
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ
Кәүсәрия Шафикованың кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әсәрләрендә тәрбия темасы иң алгы планга куелган. Кайбер әсәрләрендә тыйнаклык hәм сабырлык данлана. Автор явызлыкка каршы яхшылык, рухи көч, әхлакый чисталык белән көрәшергә чакыра. Шигырьләрендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә югары әхлак билгесе булып сабырлык, шәфкатьлелек hәм изгелек тора. К.Шафикованың әсәрләрендә өметсезлеккә, тәкъдиргә буйсыну хисенә урын юк.
Хезмәтнең II бүлегендә Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнүгә күзәтү эше ясалды. 3 һәм 4 сыйныфлар өчен программа төзелде.Программада дәресләр саны, темасы, материалы, дәресне аңлату методы hәм вакыты күрсәтелде. 3 нче сыйныф өчен К.Шафикованың “Башкортстан” шигыре өйрәнелде һәм анализланды. 4 нче сыйныф өчен “Бәхет кирәк булса” һәм “Иманым” шигырьләре алынды. Бу шигырьләр кече яшьтәге мәктәп балаларын тәрбияләүдә аеруча зур роль уйныйлар.
3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия
Шафикованың иҗатын өйрәнү
ЙОМГАКЛАУ
“Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең үзенчәлекләрен өйрәнү” дигән тема буенча чыгарылыш квалификацион эш өстендә эшләдек. Бу чыгарылыш квалификацион эшнең темасы бик актуаль, шушы тема өстендә эшләүне кирәк дип таптык. Бу тема өстендә эшләү бик мөһим. Кәүсәрия Шафикованың шигырьләрен дәресләрдә куллану зур әһәмияткә ия, чөнки аның шигырьләре укучыларны мавыктыра һәм тәрбияви мәсьәләдә зур роль уйный. . Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әсәрләрендә дә тәрбия темасы иң алгы планга куелган.
Информация о работе Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү