Автор работы: Пользователь скрыл имя, 27 Мая 2015 в 12:39, дипломная работа
К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен
ачыклау.
Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.
2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.
3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.
Чыгарылыш квалификацион эшнең предметы: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре.
КЕРЕШ ....................................................................................................................... 3
1НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1.1. Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
1.2. К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау................................................ 8
1.3. К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.................................................................................................................16
1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ........................................................................26
2 БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ.
2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча диагностика үткәрү һәм программа төзү.........................................................27
2.2. Кәүсәрия Шафикованың фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән шигъри әсәрләрен анализлау..........................................................................................29
2.3. Тәҗрибә – практик эшнең нәтиҗәләре.....................................................37
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧАНӘТИҖӘ .....................................................................46
ЙОМГАКЛАУ ..........................................................................................................47
КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
ӨСТӘЛМӘ
Башкортстан республикасы Мәгариф министрлыгы
Урта hөнәрлек белем бирү учреждениесе
“Нефтекама педагогия көллияте”
Чыгарылыш квалификацион эш
Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү
Шәйхлисламова Айгөл Илмер кызы
Белгечлек 050709
башлангыч сыйныфта укыту
V курс 54 төркем
Җитәкчесе Нәбиева Нәфисә
Фатыйх кызы
Югары категорияле укытучы
Нефтекама 2013
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ ..............................
1НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1.1. Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
1.2. К.Шафикованың балалар өчен
язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре
эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.......................
1.3. К.Шафикованың башлангыч
сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә
өйрәнелә торган лирик шигырьләренең
үзенчәлекләрен өйрәнү........................
1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ........................
2 БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ.
2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия
Шафикованың иҗатын өйрәнү
2.2. Кәүсәрия Шафикованың
фәлсәфи уйлануларга
2.3. Тәҗрибә – практик
эшнең нәтиҗәләре..............
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧАНӘТИҖӘ
..............................
ЙОМГАКЛАУ ..............................
КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
ӨСТӘЛМӘ
КЕРЕШ
Кәүсәрия Шафикованың исеме яңавыллыларга таныш. Көчле ихтыярлы кеше, чын-чынлап сөя hәм сөелә белгән хатын, 16 китап авторы - бу сүзләр барсы да Кәүсәрия Шәфикова хакында.
Аның иҗаты күп төрле. Шигъри әсәрләр дә, хикәя – нәсерләре дә бар. Минем карашка тегеләрендә дә, боларында да бер үк башлангыч ята. Аларда өметсезлеккә, тәкъдиргә буйсыну хисенә урын юк. Кәүсәрия Фидаи кызының яңа китаплары турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин[6, 95].
Кәүсәрия Шафикова шигъри юлларында кешенең бөеклеген раслый hәм данлый, авырлыкларга каршы тора белгән шәхес турында сөйли. Аны социаль кимчелекләр, аеруча хатын-кызлар арасындагы алкоголизм проблемасы борчый. Шуның белән беррәтән, ул мәхәббәт җырчысы, чөнки мәхәббәт – тормыш нигезе. Авторның сөйләме шигъри, образлы, еш кына социаль юнәлешле. Чәчмә әсәрләрендә бернәрсә дә эшләмичә, Ходайдан ярдәм көтеп утыручы кешеләргә гаеп белдерелә. Кайбер әсәрләрендә тыйнаклык hәм сабырлык данлана. Автор явызлыкка каршы яхшылык, рухи көч, әхлакый чисталык белән көрәшергә чакыра. Шигырьләрендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә югары әхлак билгесе булып сабырлык, шәфкатьлелек hәм изгелек тора. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әсәрләрендә дә тәрбия темасы иң алгы планга куелган.
Чыгарылыш квалификацион эшнең темасы: Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү. (Изучение особенностей детских произведений Каусарии Шафиковой)
Актуальлеге: Моңа кадәр галимнәр тарафынннан К.Шафикованың әсәрләрен өйрәнү үзенчәлекләре тикшерелмәгән, ләкин авторның әсәрләрен өйрәнү үзенчәлекләре башлангыч мәктәп программасына кертелгән, шуңа да бу тема өстендә эшләү кирәк дип санала.
Чыгарылыш квалификацион эшнең темасыннан чыгып максатын билгелибез.
Максаты: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен
ачыклау.
Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.
2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.
3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.
Чыгарылыш квалификацион эшнең предметы: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре.
Чыгарылыш квалификацион эшнең объекты: Кәүсәрия Шафикованың татар теле дәрәҗәсендә әдәби әсәрләрен өйрәнү.
Гипотезасы: Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләрен үзенчәлекләрен ачыклап була, әгәр дә:
Эшнең структурасы: тикшеренү эше керештән, ике бүлектән, йомгаклау, кулланма әдәбияттан, өстәлмәләрдән тора.
Теоретик әһәмияте: Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләрен өйрәнү үзенчәлекләре.
Практик әһәмияте: Программа
һәм Кәүсәрия Шафикова
1 НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Кәүсәрия Шафикованы гәзит укучылар матбугатта басылган җан тетрәткеч шигырьләре, йөрәк өзгеч нәсерләре, елый-елый тыңларга мәҗбүр иткән җырлары аша белә.
Кәүсәрия 1948 елда Яңавыл районының Исәнбәй авылында Тәскирә апа белән Фидаи абыйның беренче куанычы, өмет белән ышанычның иң беренче баскычы булып дөньяга килә. Бик матур бала булып тупылдап үсә. Тик тәпи басып китеп, җир җылысын, бәбкә үләненең йомшаклыгын тоярга да өлгерми, аяусыз чир - полиомиелит ( арка миенең параличка китерә торган каты йогышлы авыруы) кызны аяктан ега. Күрсәтмәгән табиб, күрәзәче, экстрасенс калмый, дәваланган хастаханәнең исәбе чиксез, тик нәтиҗә генә булмый. Әти – әнисенең, туганнары – якыннарының сабырлыгы, ярдәме, өмет кабыза белүе белән кыз шушындый коточкыч хәлдә дә тормышның матурлыгына, яшәүнең татлыгына ышанып үсә. Сау – сәләмәт кшеләрнең дә бит заралы мохиткә эләгеп, тәне белән булмаса, җаны белән гарипләнү очракларын күп беләбез. Ә биредә киресенчә килеп чыга. Кәүсәриянең сабый йөрәге гаиләдәге тирә – юньдәге изгелекләр белән генә сугарыла. Шуңа да яшь ярымнан кеше ярдәменнән башка йөри алалмаган ханымнан дөнья, тормыш, яшәеш турында гел уңай фикерләр, гел матур уйлар гына ишетәсең. Ә Кәүсәриянең үз фикере, кешеләргә әйтер сүзе формалашканчы әле озын – озак вакыт үтә[1, 232].
Җиде яше тулгач, Кәүсәриянең яшьтәшләре мәктәпкә китә. Беренче тапкыр мәктәпкә бару кайсыбызны җилкетмәгән дә, нинди генә куанычлы кичерешләргә салмаган! Ай, ул беренче кыңгырау чаңы, беренче укытучының сине нәни кулыңнан җитәкләп мәктәп бусагасыннан алып керүе! Парта артына утырып, тәүге дәрес тыңлаулары! Аң- белем чыганагы- алифбаны иң кадерле нәрсәләрнең берсе итеп портфельгә салмый кочаклап алып кайтулар... Шушы кичерешләрне татыган сабый шатлыгын күрү ана өчен нинди куаныч! Ә Кәүсәрия боларның барсыннан да мәхрүм була. Сабыенең мәктәпкә киткән, дәресләр беткәч аннан кайткан яшьтәшләрен тәрәзәдән яшерен генә, күз яшьләренә буылып күзәтүен әни кеше күрмәгән дисезме? Газиз баласының күңелен күрү өчен аналар нинди адымга гына бармый. Тәскирә апа да, мәктәпнең нәрсә икәнен, парта артына утырып дәрес тыңлауның ничек икәнен күрсен өчен беренче мәлләрдә көче җиткән кадәр кызын укырга күтәреп йөртә. Гәрчә Гөлсем Хабибрахманова, Нәфисә Казыйханова кебек олы йөрәкле, сабыр холыклы укытучылар өйгә килеп Кәүсәриягә хәреф танырга, укырга – язарга өйрәтсәләр дә, мондый дәресләр дә озакка бармый. Кызның чире үзенекен итә: аяклар гына түгел, гәүдәнең башка әгъзалары зарарлана башлый. Кичекмәстән табиблар күзәтүе сорала hәм кыз айлар буе хастаханәләрдә ятарга мәҗбүр була. Шулай итеп, ул өч сыйныфлы белем белән кала.
Искиткеч хәл бит: өч сыйныфлык кына белем алган, аны да өзек-төзек, күбрәк үзлегеннән өйрәнгән кешенең тел байлыгы, аз гына сүз белән тирән фикерне әйтеп бирә алу сәләте, халык мәкальләре, әйтемнәре белән тиңләрлек тик аңа гына хас тәгъбирләре сокланмаслыкмени! Ничәшәр уку йорты бетереп, диссертацияләр яклаганнар да кайчак Кәүсәрия әйткән фикер тирәнлегенә гаҗәпләнә. Моңа ничек ирешкән соң шагыйрә?
Хастаханәләрдә авыруым белән көрәшкәндә китаплар укырга, радио тыңларга тырыштым. Күбрәк урысча китаплар эләгә иде кулга. Тапшырулар да урыс телендә иде бит элек. Фикер тупларга, сүзләрнең мәгънәсенә алар да зур өлеш керткәндер. Шулар белән мавыгып, үземне сау- сәләмәт кеше итеп хис итә идем,- ди ул үзе. – Баш бухгалтер булып эшләгән әтиемнең заманына күрә авылда иң бай исәпләнгән китапханәсе дә ярдәм итте. Шигырьнең нәрсә икәнен кулыма беренче тапкыр килеп эләккән М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ннән белдем. Миңа унөч яшьләр тирәсе иде. Ул җыентыкны ятлап бетердем. Гади җөмләдән шигырь нәрсәсе белән аерылгагын да үзем төшендем [9, 247].
Ә шигырьне Кәүсәрия беренче тапкыр унсигез яшендә язып карый. Алар, әлбәттә, мәхәббәт шигырьләре. Кешелекне булдырган, дөньяны сафландырган мәхәббәт авыру дип тормый, билгеле, Кәүсәриянең дә йөрәген телгәли, хисләрен актара. Инде ныклап җиңгән чирдән - дәва, яшәүгә өмет уятучы да шулар булмады микан әле! Үзе өчен дип кенә язган аның шигырьләрен якыннары яшереп кенә район гәзитенә юллыйлар hәм аларның берсе – “Хаклыдыр” дигәне басылып та чыга. Моны күргәч, Кәүсәриягә, әйтерсең, канатлар үсә. Үзенең кирәклеген тоя. Кешене кеше итәргә, яшәргә көч табарга күп тә кирәкми икән, югыйсә[2, 256]! Шул бер шигырь аны үлемнән, чарасызлыктан, өметсезлектән йолып ала. Кәүсәрия өчен яңа тормыш башлана. Күңелендәге хисләрен рәсем итеп ак кәгазьгә дә төшерә ул. Әнисенә ияреп кулына энә, төсле җепләр алып чигү дә чигә. Әтисенең гармунында көйләр өйрәнә. Моңлы була Фидаи абый яшь чагында. Шуңа да кызы аннан кушылып җырлавын сорый. Белсәгез икән ата күңеленең шул чакларда ничек актарылганын! Җырлаганда яңаклары буйлап аккан яшьләрен кызы күрмәсен өчен Фидаи абый Кәүсәриягә утырган урындыктан арттарак баса: “Гел үзәкне үзә торган көйләр өйрәнгән бит баласы да!”
Тора - бара Кәүсәрия язган шигырьләр башка гәзитләргә юллана. Башкортстан, Татарстан матбугатында күпләп басыла башлый. Якташыбыз Илдар Юзеев мөхәррирлегендә Казанда “Кызлар җыры” исеме белән иң беренче китабы дөнья күрә. 1985 елда биш кеше иҗатын берләштергән җыентык – кассетада “Бу җырым сезнең хакта” исемлесе Уфада басыла. Аннары 1988 елда “Беренче карлыгачлар” канаты астына күп кенә шигырьләре “сыена”. “Яңавыл бизәкләре” дигән тупланмада шушы төбәктә иҗат итүчеләр шигырьләре арасында Кәүсәрия Шафикованың аеруча өлгергәнлекләре, төгәллекләре белән аерылып тора[17, 159]. Үзе кебек язмышка дучар булган Рәфис Мөхәмәтдинов белән икесен “Ике аккош” исемле җыентыгы Уфада дөнья күрә. Иң соңгы җыентыгы “күз яшьләрең көмеш тамчы” дип атала. Бирегә нәсерләр, парчалар да кергән. Кайсы гына җыентыкны алма, Кәүсәрия шигырьләре игътибарны әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Аларны сайлап көй дә язалар. Җырлар туа. Көй белән сүзләрнең мәгьнәсе шулкадәр аваздаш яңгырый ки, әйтерсең, шигырь белән көй икесе ике тарафта түгел, ә берьюлы туган. Җырларының башкаручыларны да, тыңлаучыларны да әсир итүе Кәүсәриянең моңлы күңеленең, гармунда уйнавының нәтиҗәсе ул. “ Җыр текстлары, ничектер, үзеннән- үзе күңелемдә йөргән көйгә языла. Мин аларны беркемгә дә тәкъдим иткәнем юк. Шигырьләремә көй язылганын белми дә калам. 50ләп җырым булып киткән шулай итеп. Күбесен сәхнәдә, радио артистлар башкаргач кына ишетәм. Композиторлар Наил Шәймәрданов, Альберт Субаев, Җәүдәт Хакимов, Зөhрә Усманова, Чулпан Зиннәтулиналар белән җыр тугач таныштым hәм шаккатым: күңелдә йөргән минем ритмга тап китереп язганнарына!”- Кәүсәриянең йөзе кояш кебек балкый. Аның язмышын белмәгәннәр бу чакта шагыйрәнең күзләренә бакса, аннан да бәхетле кеше юктыр дип көнләшеп куяр иде хәтта[4, 159].
Сүз шунда үзеннән- үзе бәхет төшенчәсенә, тормыштан канәгать булу- булмауга кереп китте hәм мин Кәүсәрия ханымның, тормыш, яшәү турындагы hәр сүзеннән соң үземнең кечерәйгәннән – кечерәя баруымны тойдым. Яшь ярымнан аяксыз калган, аунап – тәгәрәп уйнау бәхетеннән, ун елга сузылган мәктәп маҗараларыннан, кичке уеннарда җырлап - көлеп егет сайлау ләззәтеннән, ир куенында иркәләнеп, бала табып, сабый багып яшәүдән мәхрүм булган кешенең: “Бу дөньяда яшәвем белән мин бик канәгать, өметсезлеккә hичкайчан бирелгәнем булмады. Гел яхшы кешеләр белән генә очраштырды тормыш. Күңелең яхшы булса, кешеләрнең дә сиңа карашы шундыйдыр. Ә мин гаделлек, дөреслек өчен кемнең кем булуына карамастан, сүз көрәштерә, тиргәшә алам, бик үзсүзлемен,”- дигән сүзләрен ишеткәч, үземнең юк - бар гына нәрсәдән дә олы проблема ясаганым өчен, үзем өчен генә түгел, минем кебек сау- сәләмәт бик күпләр өчен оялып, гарьләнеп утырдым. Нинди зур байлыкка – сәләмәтлеккә ия булган, үз аякларыбыз белән җирдә атлап йөргән, үз кулларыбыз белән икмәк тотып ашаган без – бәндәләр Кәүсәрия ханым кебекләр алдында бигрәк мескен хәлдә икәнбез ләбаса! Бүгенге көндә Кәүсәрия Шафикова шигырьләрен дә кеше ярдәменнән башка яза алмый, хәтта алдына куйган гәзитнең бу ягын укып бетергәч, икенче битен дә ача алмый: кулларының көче көннән- көн кими бара.
- Әнием, әнием урынына калган Зиния апа барда миннән дә бәхетле кеше булмаган икән. Аларсыз калгач кына мин бераз төшенлеккә бирелдем. Әти кеше әти кеше инде. Миндәй авыруга хатын кыз ярдәме кирәк. Шушы яшемә җитеп, иң авыры ярдәмгә чит кеше чакыру булды [26, 3]....
Әйе, Кәүсәрия Шафикованың “Кызыл таң” гәзитендә басылган мөрәҗәгате дә нәкъ шушы турыда иде. Үз якыннары, бертуган сеңлесе була торып, нишләп чит кеше чакыра икән диләрдер кайберәүләр. Юк, карарга кеше булмаганнан түгел. Кәүсәриянең өеннән кеше өзелми: әле күршеләре, әле авылдашлары, әле фикердәшләре, социаль ярдәм идарәсе хезмәткәрләре килеп кенә тора. Әлеге дә баягы кешеләргә бигрәк дә якыннарына йөк булудан курка ул. Үзен җәлләүдән, кызганудан курка. Ә чит кешедән карату кыен түгел микәнни диярсез. Кәүсәрия ханымның моңа да җавабы әзер: монысы- законлы эш, хезмәт хакы түләнә, аны караучының үз хокуклары, үз бурычлары бар. Бу бернинди дә хилафлы эш түгел[7, 4].
1.2.К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау
Кем генә булмасын, үзенең туган ягын мактап сөйли, мактап җырлый. Яңавыл җире, Яңавыл районындагы hәр авыл – безнең шатлык, безнең борчылу. Мин бүген күңелдәге куанычлар турында гына язарга телим. Әйе, Яңавыл турында күп истәлекләр мәкаләләр, шигырьләр, җырлар языла, район гәзитенең hәр санында диярлек бәйрәм алды язмалары басылып тора. Районыбызның җитмеш еллыгын уңышлар белән каршылау hәммәбезнең йөрәгенә чиксез рәхәтлек бирәдер, дип уйлыйм.
Информация о работе Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү