Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 27 Мая 2015 в 12:39, дипломная работа

Краткое описание

К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен
ачыклау.
Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.
2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.
3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.
Чыгарылыш квалификацион эшнең предметы: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре.

Содержание

КЕРЕШ ....................................................................................................................... 3
1НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1.1. Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
1.2. К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау................................................ 8
1.3. К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.................................................................................................................16
1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ........................................................................26
2 БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ.
2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия Шафикованың иҗатын өйрәнү буенча диагностика үткәрү һәм программа төзү.........................................................27
2.2. Кәүсәрия Шафикованың фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән шигъри әсәрләрен анализлау..........................................................................................29
2.3. Тәҗрибә – практик эшнең нәтиҗәләре.....................................................37
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧАНӘТИҖӘ .....................................................................46
ЙОМГАКЛАУ ..........................................................................................................47
КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
ӨСТӘЛМӘ

Вложенные файлы: 1 файл

выпускная квалификационная работа на тему Каусария Шафикова.docx

— 253.76 Кб (Скачать файл)

 Бәйрәмгә әзерләнү чорында Яңавылның үзен генә бизәмиләр, авыллар турында да хәстәрлек күрәләр. Быел бездә дә үзгәреш сизелә. Мәрхәмәтле авылдашларыбыз ярдәме белән җимерек урыннар төзәтелде, урам коесы, чишмә тәртипкә китерелде, коймалар буялды, чүп-чар үләннәр чабылды. Авыл йөзе шактый үзгәрде. Урам буйлап үткәндә: “бездә дә яшәү бар, киләчәккә өмет якты!” – дип уйладым. Әле үсеп килгән малайларны игенчеләр итеп күрәм, авылның чын хуҗалары итеп тоям ( ә кызларның язмышы үзгә, кияүгә китәсе кеше ул кыз бала, үз кызларыбыз үз егетләребезгә кияүгә чыгып, бер гаилә булсалар, бик әйбәт лә ул)[22, 5].

 Авыл яшәешенә ышаныч бар – кырларыбызда икмәк үстерүчеләр булганда, яшәү дәвам итәчәк! Минем hәрчәк:” Мин Яңавылдан!” – дип горурланып яшисем килә, бу якташларымның дә теләге, горурлык белән яшәүнең дә ләззәте бар! Яңавылдан киткәннәр: “Их, кайтып яшәргә иде шунда!” – диярлек итеп яшик әле, мөмкинлекләр бар бит! Әйе, безнең игенчеләребез, нефтьчеләребез, төзүчеләребез, җырчыларыбыз, язучыларыбыз бар, барысы да байлык тудыручылар, тормышны да, күңелне дә бай итә алар, димәк, районыбыз бай, шушы байлыкның- барлыкның кадерен белсәк иде! Күптән түгел шундый шатлык кичердем. Яңавыл телевидениесенең музыкаль тапшыруын караган танышларым телефоннан шылтыратты: “Бүген синең “Яңавылны күр әле” дигән җырыңны тыңладык. Яңавыл гимназиясе укучысы Айдар Әхияров шәhәр урамы буйлап җырлап үтте, матур төшергәннәр!” – диделәр. Кызганыч, Яңавыл телетапшыруларын безнең авылда карый алмыйбыз шулай да хәбәр шатландырды, зәңгәр экранда Яңавылның матур урамнарын hәм Айдарның үзен күрдем кебек. Әйе, Наил Шәймәрданов белән берлектә иҗат иткән җырда Яңавыл җире, андагы гүзәллек турында сүз бара, туган җиребез ямен җыр итә алыубыз белән без, авторлар бик бәхетле! Җырымда гына түгел, чынбарлыкта да ерактагы дусларымны Яңавылны, Яңавыл җирен күрергә чакырам мин, киләләр, бик озатып китәләр. “Сезнең якларга тагын барып чыгарга иде!” – дип язалар. Язмамны түгәрәкләп җырдан өзек китерәм:

 Туган җирем Яңавылны күр әле,

 Гөлләреннән такыялар үр әле!

Зур уңышлар китергән көннәребез, такыялар үрерлек гөлләребез бар, аллага шөкер[10, 248]!

Кайгысы да, шатлыгы да- шигырьләрендә.Район гәзите шагыйрә Кәүсәрия Шафикованың 1993 ел йомгаклары буенча “Аргамак” журналының Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби бүлегендә лаек булуы турында язып чыккан иде инде. Бу җурнал Татарстанның Чаллы шәhәрендә нәшер ителә. Баш мөхәррире – шагыйрь, драматург, публист Айдар Хәлим.

 Бу бүлекне тапшырү өчен К.Шафикова янына, ерак араларны якын итеп, Чаллы каласыннан Айдар Хәлим үзе килеп төште. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. А.Хәлимнең районга килүенең бер максаты югарыда әйтеп кителгән җаваплы бурыч булса, икенчесе- күпчелек татарлар яшәгән төбәк, урында милли хәрәкәт торышы белән якынрак танышу иде. Ул район хакимиятенең җаваплы работниклары белән очрашты. Анда сүз Татарстан белән Яңавыл районы арасындагы мәдәни элемтә, татар милләте киләчәге, шулай ук “Аргамак” журналы белән район арасындагы бәйләнеш hәм, билгеле, К.Шафикованың җиңел булмаган язмышы hәм киләчәге турында барды. Кунак район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашты, мәчет төзелешен карады, өлкән шагыйрә, драматург Ә.Саяпова белән күрешеп сөйләште.

 Тик иң дулкынландыргыч очрашу шагыйрә К.Шафикова квартирасында булгандыр, могаен. Бу ике билгеле шәхеснең беренче тапкыр күрешүе

икән[7, 4]. Тантанада район хакимияте урынбасары Р.Т.Габдулхакова, мәдәният бүлеге мөдире Р.Ф.Фазылова, Яңавыл язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе Ф.С. Суфияров, ТИҮнең Яңавыл бүлеге активисты М.Ә.Сәләхов, “Замандаш” әдәби берләшмәсе әгъзалары, муниципиаль телевидение hәм район гәзите хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары, туганнары катнашты. Айдар халим К.Шафикова матур итеп бизәлгән шаhәдәтнамәне (дипломны) hәм 500 мең сумлык акчалата бүләкне махсус медалҗне тапшырыр алдыннан кыскача гына “Аргамак” hәм С.Сөләймәнова исемендәге әдәби бүләк турында сөйләп китте.

- “Аргамак” татар hәм рус телләрендә чыга. Башкортостанда яшәгән милләттәшләр язмышына, иҗатына зур игътибар бүлә. Мәсәлән, быелгы елның өченче санында да К.Шафикованың шагыйрьләренә урын бирелгән. С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк булдыруына икенче генә ел. Үткән ел әдәби бәйгедә 30 кеше катнашты. Биш төп hәм бер дәртләндерү премиясе каралган иде. Анда җиңүче дип табылган Татарстан әдипләренә бүләкләр Әлмәт шәhәрендә тапшырылды. Ике меңләп кеше җыелган иде. К.Шафикованың исеме чыккач, зал аягүрә басып кул чапты. Сезне бөтен татар зыялылары, татар халкы белә, ярата. Шагыйрәне үстергән туфракка, ата-анага сәлам җиткерергә куштылар. Татарстанда әдәби үсешегезне даими күзәтеп баралар. Бу хакта хәбәр хәтта “Азатлык” радиосы аша яңгырады. Саҗидә Сөләймәнова- шушы җир кызы, бөек шагыйрәләрнең берсе. Аның исемендәге бүләкне Кәүсәриягә тапшырылуында зур, аерым мәгьнә күрәм,- диде ул. Автограф белән үзенең “Сагыш китабы, яки Абориген язмалары” дигән китабын бүләк итте.

 Фәрит Суфияров та шагыйрәгә үзенчәлекле бүләк әзерләгән икән. Ул әле генә Казанда биш мең тираж белән чыккан, буяулары да кибеп өлгермәгән “Яңавыл бизәкләре” дигән китап тапшырылды. Анда безнең районда яшәп иҗат итүче К.Шафикова, Р.Мөхәммәтдинов, Ф.Суфияров, Ә.Саяпованың шигырьләре тупланган.

Арытаба чыгыш ясаган Р.Т.Габдулхакова, Р.Ф.Фазыловалар да К.Шәфикованың әсәрләренең кешеләр күңелендә туган якка мәхәббәт, рухи ныклык тәрбияләүдә әhәмияте зур булуын билгеләп үттеләр[21, 87]. Шулай ук Айдар Хәлимгә татар халкы тарихын, телен, мәдәниятекн саклау, үстерү өчен күп салуына соклануларын hәм рәхмәтләрен белдерделәр. Р.Ф.Фазылова якташыбыз С.Сөләймәнова исемендәге әдәби бүләк барлыкка килүе, тәүге елда ук аның К.Шафиковага тапшырылуы, Яңавыл җирендә бу югары бүләккә лаек иҗади көчләр булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйләвен ассызыклады. Билгеле, очрашу шагыйрәнең тормыш, иҗат шартлары, шигьрият, милләт язмышы, татар милли рухын яңарту зарурлыгы темаларын да читләп үтмәде. А.Хәлим К.Шафиковага яхшы иҗат мөмкинлекләре тудыру өчен күп көч салган район хакимияте җитәкчелегенә, туганнарына түбәнчелек белән рәхмәтен җиткерде. Авыр язмышлы шагыйрәнең поэзия бүген шундый югарылыкка күтәрелә бара икән, монда аның аның әтисе Фидай, мәхрүмә әнисе Тәскирә, соңыннан әнисе урынына килгән Зиния апасы, сеңлесе Илгизә, кияве Фәнәви, башка туганнары hәм бүген аны карап- тәрбияләп торучы социаль ярдәм бүлеге инспекторы Ирина Янгильдина, язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе Ф.Суфияров hәм башкаларның ярдәме бәяләп бетергесез. Шагыйрә үзе дә бу хакта күз яшьләре белән әйтте[18, 159].

 Шагыйрьләр, иҗатка, сәнгатькә  гашыйк кешеләр җыелган урында  шигырьсез, җыр - моңсыз буламы сон? Айдар Хәлим үзенең шигырьләрен укыды. Җырчылар М. Зарипова, Н.Шәймәрдәнов, баянчы Ю.Бадретдиновлар Кәүсәрия Шафикова сузләренә язылган җырларны җырлап ишеттерде. Бу тантананың сәбәпчесе үзе: “шигырьләр языламы?” дигән сорауга әле яңа гына туган “Көчле бул!” дигән шигьри әсәре белән җавап бирде. “Яшәү ничек кенә авыр, күңелдә мең яра булмасын, барысын да- кайгысын да, шатлыгын да- җырга салырга әле көчем җитә”,- менә аның җавабының кыскача эчтәлеге. Шагыйрә үзенең төп яшәү мәгънәсен дә кешеләргә хезмәт итүдә, аларның күңелен сафландыруда, тормыш ваклыкларыннан өстен булырга өйрәнүдә күрә, башкаларны да шуңа чакыра. Без дә аңа җиңел булмаган иҗат юлында тагын да яңадан- яңа уңышлар биегрәк үрләр телик, хөрмәтле милләттәшләр.

“Гөл үстерәм, ямен күрәм.

Савыт- савыт гөлләрем.

Давыл үткән, җилләр тынган...

Гөлләр кебек көнәрем”,- дип яза шагыйрә Кәүсәрия Шафикова “Гөлләр миңа яз китерә” дигән шигырендә[16, 375]. Язмышның каты сынауларын җиңеп чыга алырдай көч тапкан гүзәл зат ул, көчле ихтырлы, изге җанлы кеше. Райондашыбыз, хөрмәтле Кәүсәрия апа Шафикованың әсәрләре әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул җанның иң нечкә кылларына кагылырдай шигырь, нәсер, хикәяләр иҗат итә. Башкортстан hәм Татартсан республикаларының басмаларында аларны бик теләп басалар. Шулай ук ул берничә китап авторы. Иҗатының төп темасы- мәхәббәт. Туган якка, табигатькә, тормышка, кешеләргә мәхәббәт. Бәйрәм алдыннан шагыйрә белән аның тормышы, дуслык hәм бәхет турында әңгәмәләшәбез.

-Кәүсәрия апа, менә кыш  узенең кар- бураннары белән урамнарны, урман кырларны бер урап чыгар  да, үтеп тә китәр. Язгы кояш  нурларына җемелди-җемелди тамчы  тама башлар... Яз Сезгә ничек тәэсир итә?

-Яз- ул якты кояш, йөрәк  тибешенә кушылып тыпылдап тамган  тамчы. Яз сайрар кошлары, яшел  бөреләре белән килә. Язның беренче  чәчәге – умырзаяда сөя белгән  хатын – кыз матурлыгын күрәм. Минем өчен hәр яңа яз – яңа  шигырь. Күңел язлардан яктылык  көтә.

-Мәхәббәт яз аенда  килә диләр, шигырьләр дә күбрәк  яз аенда языламы, сез ничек  уйлыйсыз?

-Яз, мәхәббәт, шигырь! Аларны  бере-берсеннән аерып булмый. Чагыштыруың  матур, тик мин hәр мизгелне үзенчә яратам. Язда да, кышта та, җәйдә дә, көздә дә шигырь бар. Язның тамган тамчылары, ташкыннары, җәйнең чәчәкләре, көзнең сары яфраклары, кышның күбәләк карлары hәм ел саен яңа шигырь булып туа.

-Сезнеңчә, мәхәббәт нәрсә  ул?

-Яз кебек үк матур, якты, ялкынлы, җырлы ул. Күңелне  коштай канатлы итә, йөрәгендә  чын мәхәббәт тойган кеше үзен  бервакытта да бәхетсез итеп  тоймый.

            -Ә яшүсмер кызларга ни әйтер идегез?

-Сөйгәне белән никахлашканчыга  кадәр саф булып калсыннар  иде, кыз бала сафлыгы- булачак  гаиләнең бәхете бит ул. Тарткан, эчкән кыздан яхшылык көтмим, ул төзәтеп булмый торган хата  эшләячәк. Яшьләр белән сөйләшкәндә  күп вакыт кәефем бозыла- мәхәббәтнең барлыгына ышанмаганнары бар, бала гына көе хәтер тәмен белә ул, шуңа да кызганыч хәлгә юлыга. Чын сөю дә, зур бәхет тә килмәс аңа.

-Ә иҗат кешесе буларак, соңгы вакытта нинди тойгылар  белән яшисез?

-Яңа әсәрләрем языла, иҗатымны яратучы, хөрмәт итүчеләр күбәя – шуңа шатланам. Балтач районында булган очрашу кичәсе бик матур үтте. Мин сүзләргә язылган җырларның арта баруы, аларны күренекле җырчыларның башкаруы чиксез шатлык[1, 232].

Әмма шатлыклар белән борчылу гел янәшә инде ул. Мине бик борчыган нәрсә турында дә әйтми кала алмыйм. Ишетеп, укып беләм: тиз киләчәктә телефоннар аша сөйләшкән минутлар өчен түләү башланачак икән. Бу хәбәр минем җанымны тетрәтте. Рәфис белән безнең яшәү телефоннан сөйләшү. Әле ишетәбез, сөйләшәбез,көч- хәл белән булса да бармакларыбыз номер җыя ала. Үз районыбызда яшәп тә, минутларны санасаң әлеге кебек шатланып сөйләшеп булмаячак. Әйе, мин үзебезнең хәкимияткә ышанам- хәлгә кереп безне кыенлыктан коткарырлар кебек. Шулай да бу телефон мәсьәләсе мине бик зур борчуга сала.

-Әйе, ничек тә яхшыга  юрыйк инде, Кәүсәрия апа, хатын-кызгаларга  бәйрәм-теләкләрегез дә бардыр  бәлки?

-Ходай ныклы сәләмәтлек, озын гомер бирсен хатын-кызга, лачындай ир-егетләребез мәңге  яратып яшәрлек матур да, акыллы  да булсак иде.

-Рәхмәт, Кәүсәрия апа, Сезне бәйрәм белән! Күңел байлыкларыгыз саекмасын!

Ходай мине авыр сынаулар белән тулы булган язмышка дучар иткән, сабыйның нинди гаебе, гөнаhы булсын, ди яшем тулып кына үткән, Ходай миңа коточкыч чирне- “полиомиелит”ны биргән, аяк- кулым хәрәкәтсез калуы җитмәгән, үземне 40 ел күтәреп тәрбияләгән газиз әнкәем дә каты авырып дөнья куйды. Җиде ятлар тәрбияседә яшәвемне дәвам итәм, гомер иткән нигез дә торып калды, шәhәрдә, бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле җылы, якты фатирда яшәсәм дә, туган авлым түгел бит! Кеше өчен бу кичерешләр бик авыр, таллар булып бөгелсәм дә, юк әле сынмадым, ярдәм кулларын сузучы туганнарым hәм шәhәребезнең шәфкать туташлары бар, яшәү ямен күрә, канатланып иҗат итәм мин, ярдәм кулы сузган hәркемгә рәхмәтем зур[24,11]!

 Әй, тормыш, ниләр генә күрсәтмәде, әле ниләр күрсәтмәс, ярый әле газиз баладай кадерле җырларым бар, иҗатым белән хөрмәтлемен, киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Мәхәббәткә, туган җиргә багышланган җырларым арасында ярдәмче шәфкать туташына багышланган җыр бар, көен Наил Шәймәрданов язды, кадерле шәфкать туташлары бу җырны мине мәрхәмәтем итеп кабул итсеннәр иде, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзем җилгә очмас.

 Юк, язмышны каргап яшәмим, җиңел булмаса да, озаграк яшәргә иде, хәстәрләрне җиңәрдәй шатлыклар бер чакта яшисем килә, ә яшәр өчен кеше ярдәме кирәк, гадел, изге күңелле кешеләрне табуы, ай авыр! Шулай да, бар алар, булырга тиеш, югыйса, тормышта каян булыр иде матурлык, без кеше ярдәменә мохтаҗлар ничек яшәр идек!

 Күпне кичердем, дарьяларда йөзәм, юк, бирешмим, мин ялгыз түгел[25, 27]!

 Хатын – кызның байлылыгын санап бетерерлек түгел, барысын санарга да алынмыйм, берничәсен генә әйтеп үтәм. Хатын – кыздагы асыл сыйфатлардан бизәлгән бу тормыш, алай гына да түгел, дөньяның үзен, җир йөзен гүзәл иткән ул. Хатын – кызда матурлык да, акыл да, йомшаклык та, сабырлык, көч, зирәклек тә, сафлык та, моң да бар. Җир өстенә кояш үзенең яктысын да, җылысын да нур итеп сипкән кебек, Хатын – кыз да: “Алыгыз, мин дә барысы да бар, алыгыз гына!” – ди.

 “Таң яктысында минем елмаюым чаткысы бар!” – ди ул. Әйе, табигать - хатын – кыз баккан көзге, кай тарафка карамасын, ул шунда үзен күрә. Чәчәкләрдә Хатын – кыз матурлыгы, аның нәфислеге, гүзәллеге, җилләрдә дә аның назы, йомшаклыгы. Хатын – кызның моңын отып сайрый ич безнең сандугачлар – талдан- талга кунып и сайрыйлар, кызлар биледәй нечкә таллар бөгелә, сандугач рәхәтләнеп тирбәлә, тавышы белән күңелне үзенә әсир итә.

Хатын – кызның күңел сафлыгы да, йөрәк җылысы да җир йөзенә яз булып килә. Тып-тып тамган тамчыларны гына күр, тамчы саен саен яшисе килү теләге арта бара, шатланып, җырлап, туймыйсың. Җылыга, Кояш яктысына үрелеп, кыяк үлән дөньяга сәлам бирә, яшел төс белән тулган тирә-як күзләрне иркәли, көчең арткандай итеп тоясың үзеңне, йөрәк хисләрең шундый кайнар, сөйми булдыра алмыйсың! Әйе, хатын – кыз үзе дә шаша, ир- егетләрне дә шаштыра, акыл гына җуелмасын берүк, хаталанулардан Ходай сакласын! Хатын-кыз бигрәк тә ана булуы белән үзенә хөрмәт яулый. Яшәү бирүдән дә зуррак батырлык бармыни! Сабыен имезеп утыручы хатыннан да матуррак нәрсә бар?! Ә аның бишек тирбәтүе, бала йоклатканда җыр көйләве, сабыр булуы үзе бер илаhи көчкә ия! Ана булуы белән Хатын-кыз горур да, бу бәхеткә ирешмәгәне дә хыялы белән ана. Хатын-кызга да дан җырлыйм hәм хатын-кыз булуым белән үземне бәхетле тоям, үземнән дә тормышка матурлык бирергә ашыгам[12, 60-63].

-Кәүсәрия, иң тәүге шигыреңне  ничә яшеңдә яздың?

-Кызлар да, егетләр дә унҗиде, унсигез яшьтә шагыйрь була. Беренче шигырьләр, беренче талпынулар, әлбәттә, камил булмый, редакциягә җибәргән шигырьләремә карата тәнкыйть хатлары күп алдым. “Шигырьләрең әле шигырь түгел” – дигән сүзләр күңелне төшермәде, иҗат итүемне дәвам иттем. Шигырь язу серләренә ныклап төшенү өчен күп шагыйрьләрнең китапларын укыдым. Башка авторларны уку үзенчә, яңача әйтергә өйрәтә. Беренче шигырем район газетасында дөнья күргәндә миңа 22 яшь иде.

Информация о работе Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү